Бүген Азнакай игенчеләре уракка төштеләр
Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Азнакай игенчеләре атна башында һәр елдагыча республикада иң беренчеләрдән булып, уракка төштеләр. Дүшәмбедә "Азнакай"АФ", "Стәрле", "Марс", "Тукай", "Чатыр тау" хуҗалыклары старт алдылар, көзге культураларны суктыра башладылар. Хәерле сәгатьтә! Уракның ничек баруы белән кызыксынып...
Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Азнакай игенчеләре атна башында һәр елдагыча республикада иң беренчеләрдән булып, уракка төштеләр. Дүшәмбедә "Азнакай"АФ", "Стәрле", "Марс", "Тукай", "Чатыр тау" хуҗалыклары старт алдылар, көзге культураларны суктыра башладылар. Хәерле сәгатьтә!
Уракның ничек баруы белән кызыксынып "Марс" хуҗалыгы басуларына берничә генә минутка тукталган идек, юкса. Фотоаппаратка берничә кадр төшергәнче үк хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов: "Тизрәк, тизрәк ! Тоткарлыйсыз!"- дип ашыктыра башлады. Аны аңларга була. Комбайннарны туктатып тора торган вакыт мени. Минуты гына түгел, секунды да кадерле вакытлар. Юкка гына халык телендә: "Кызу урак өсте" дип аталмаган шул ул. Һич тә көннәр эссе булганга түгел, ә бәлки нәкъ менә кызу эш өсте булганга күрә.
Иң бернчеләрдән булып уракка керешкән "Марс" хуҗалыгының көзге арыш басуында эш кайный. Арышны турыга гына суктыралар. Шунда ук саламны да җыеп, төргәкләп сыер утарларына кайтара баралар. Сәгать теле кебек: бар да оешкан, төгәл башкарыла.
-
Егетләребезнең кәефе яхшы, оптимистларча. Ходай көннәрен дә бирсә, югалтуларсыз җыеп алырбыз дигән өметтә калабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе.
-
2600 гектарда бөртекле культураларны җыйнап аласы бар. Шуларның 330 гектары көзге культуралар. Аларны 2-3 көндә җыйнап алу бурычын куябыз. Уңыш начар түгел: 25-30 центнер чыгар, - дип сүзгә кушыла баш агроном Ирек Абдуллин.
Әйе, азнакайлылар көтеп ята торганнардан түгел. Эштә булган барлык мөмкинлекләрне файдалана белә алар. Бөртеген дә югалтмыйча игеннәрне җыйнап алу - бүгенге көндә төп максат әнә шул. Игенчеләребез моны бар йөрәкләре белән тоялар.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев