Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакай егетләренең язгы чакырылыштагы соңгы төркеме хәрби хезмәткә китте

Бүген Азнакай егетләренең язгы чакырылыштагы соңгы төркеме хәрби хезмәткә китте. 13 егетнең барсы да югары, урта һөнәри уку йортларын тәмамлап, диплом алганнар. Күпләренең спорт белән дуслыгы әллә каян күренеп тора. -Укыганда армспорт белән шөгыльләндем, ярышларда да еш катнаштым, - ди Казан Энергетика университеты дипломына ия Буралы егете Радик Ситдиков. Түбән...

Бүген Азнакай егетләренең язгы чакырылыштагы соңгы төркеме хәрби хезмәткә китте. 13 егетнең барсы да югары, урта һөнәри уку йортларын тәмамлап, диплом алганнар. Күпләренең спорт белән дуслыгы әллә каян күренеп тора.

-Укыганда армспорт белән шөгыльләндем, ярышларда да еш катнаштым, - ди Казан Энергетика университеты дипломына ия Буралы егете Радик Ситдиков. Түбән Кама медколледжын тәмамлаган азнакайлы Руслан Зәкуанов та спортны үз иткән. Ул хәрби хезмәткә рухи якны гына түгел, физик чыныгуны да кирәк санап, аңа 5 ел буена әзерләнгән. Менә шундый акыллы, максатчан, нык бәдәнле егетләр саклаячак илнең тынычлыгын.

-Мондый егетләр өчен борчыласы юк. Армиянең абруе күтәрелә барган саен, хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр дә күбәя, быелгы язгы чакырылышта аларны 80нән артык озаттык. Илнең төрле почмакларында, барлык округларда да хезмәт итәләр, - ди республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев.

Соңгы инструктаж үтеп, хәрбиләрнең киңәшләрен, хәер-фатихасын алгач, егетләр юлга кузгалды. Аларны якыннары, сөйгәннәре, дуслары изге теләк-догалары белән озатып калды. Бер ел үтәр дә китәр, яхшы хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтсыннар.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакай егетләренең язгы чакырылыштагы соңгы төркеме хәрби хезмәткә китте