Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмә Россия автоузышчыларын кабул итә

28-29 июль көнне, Бөгелмә автодромында автокросс буенча Татарстанда беренче тапкыр Россия Чемпионатының V этабы узачак. Бөгелмәнең автоузышчылар ярышларын уздыру тәҗрибәсе бар инде. Моңа кадәр ике ел рәттән бөтен Россиядән килгән спортчылар Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призлары өчен көрәшкәннәр иде. Узган елгы ярышлар югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә үткәнгә, Бөгелмә Россия...

28-29 июль көнне, Бөгелмә автодромында автокросс буенча Татарстанда беренче тапкыр Россия Чемпионатының V этабы узачак.

Бөгелмәнең автоузышчылар ярышларын уздыру тәҗрибәсе бар инде. Моңа кадәр ике ел рәттән бөтен Россиядән килгән спортчылар Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призлары өчен көрәшкәннәр иде. Узган елгы ярышлар югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә үткәнгә, Бөгелмә Россия Чемпионатының V этабын уздыруга лаек булды да инде.

Ярышларны Россия Автомобильләр федерациясе (Мәскәү шәһәре), Бөгелмә шәһәре һәм районы муниципалитеты, Татарстан Республикасының "Ил-Барс" автомобиль-спорт клубы иҗтимагый оешмасы оештыра.

Бөгелмәдән эстафетаны Пермь өлкәсе кабул итеп алачак. Август ахырында анда автокроссның соңгы VI этабында хөкемдарлар Россия чемпионнарын ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев