Безнең хатыннарга һәйкәл куярлык
Ике сабыеңны ике кулыңа җитәкләп, кибетләр аша ипи-сөтен юнәлтеп, ир кайтканчы ашарга җитештерим дип өйгә атыласың
Италиядә бер ир ашарга пешермәгән һәм өен җыештырмаган өчен хатынын судка биргән. Әлеге ил кануннары буенча, хатын 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә ала икән.
Бу хәбәрне укыгач, болай да тормыш мәшәкате белән шыплап тулган башка мәзәк уйлар килде. Иренә бик нык ачуы купканга шулай эшлиме икән, әллә ялкаулык чиреме бу хатында? Ирексездән үзебезнең татар хатын-кызларының гаилә тормышы күз алдына килеп басты.
“Бүген нәрсә пешешергә икән?” – дигән сорау иртән бораулап уята да, “Иртәгә нәрсә пешерергә икән?” – дигән сорау кичтән борчып йоклата. Миңа безнең тормыш тоташ ашаудан гына тора сыман кебек кайчакларда. Нигә, мин әйтәм, машина кебек, атнага бер багыңны-ашказаныңны тутырып куйдың да, рәхәтләнеп йөрмә икән?
Плитә кырында үткән гомерләрне суга салсаң, океан булыр иде, билләхи!
Иргә ашарга пешермәү дигән нәрсә исә өеңә йокларга кайтмау кебегрәк кабул ителә бездә. Пешермәсәң нәрсә буласын һәр хатын-кыз үзе чамалый торгандыр. Шуңа супермаркетлардан машина-машина азык-төлек ташыйбыз. Аны атналык, айлык итеп алып куябыз. Чүп чиләкләрен түгеп җитешмәле түгел. Менә шуннан соң җавабын табып кара: «Ашар өчен яшибезме, яшәр өчен ашыйбызмы?»
Өй җыештыруга килгәндә, анысы үзенә күрә бер чир. Куышың ни кадәр кечерәк булса, ул шулкадәр ныграк туза. Кызганычка каршы, бездә балалы яшь гаиләләр – бер, ә әби белән бабай өч бүлмәле фатирда яшәргә күнеккән. Илдәге күпчелек хатын-кызларның ялы өй җыештырып үтә. Шуның өстенә әле ирне һәм балаларны ике сәгать саен ашатасы (ял көне аларның ашказаны гел быгырдап кына тора), керләрне юып үтиклисе, бакчаң булса, анда казынасы, әти-әниләрең авылда яшәсе – атна саен ярдәм итәргә кайтасы…
Сәбәп чыгып, бер-ике көн өйдән аерылып торырга туры килсә, кайтуыңа ай буе җыештырып бетерә алмаслык мәхшәр көтә.
Шуннан уйлап утырам әле менә: бу итальянкаларны кызганыргамы, әллә үзебезнеме?
Мөгаен, хатын-кызларга ирләр белән тигезлек биреп, ялгышканнардыр унҗиденче елда. Ят идең хөкүмәт эшендә җигелмичә өйдә бала тәрбияләп, үз көеңә өй җыештырып, ашарга пешереп. Ул чагында ирне дә ишектән елмаеп каршы алыр идең, балаларыңа да сәбәпле-сәбәпсез кычкырмас идең.
Ә болай… Кичке биш тулганны түземсезлек белән көтәсең дә, тизрәк балалар бакчасына чабасың. Ике сабыеңны ике кулыңа җитәкләп, кибетләр аша ипи-сөтен юнәлтеп, ир кайтканчы ашарга җитештерим дип өйгә атыласың. Ярый әле ул кайтып керүеңә диванда телевизор карап сузылып ятып: «Кайда йөрисең бу гомер?» – дип каршы алмаса. Әбәдкә кайткач, кичкә дип әзерләп куйган сулы кәстрүлеңә коштабактагы итне салып, аш куя торса, бу инде безнең өчен чиксез бәхет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев