Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең ишегалдында – бәйрәм

Узган җомгада Актүбә бистәсе Комаров, Губкин, Комсомол урамнары һәм якын-тирә шәхси йортлар ишегалды мәйданында күңелле музыка авазлары яңгырады, аңа бала-чага чыр-чуы, көлү авазлары кушылды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Әйе, ишегалдында бүген үзгәреш, бәйрәм буласы икән. Җаның түзеп ничек өеңдә ятырга мөмкин? Ишегалдына яше-карты, бала-чагасы җыелды да җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы...

Узган җомгада Актүбә бистәсе Комаров, Губкин, Комсомол урамнары һәм якын-тирә шәхси йортлар ишегалды мәйданында күңелле музыка авазлары яңгырады, аңа бала-чага чыр-чуы, көлү авазлары кушылды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Әйе, ишегалдында бүген үзгәреш, бәйрәм буласы икән. Җаның түзеп ничек өеңдә ятырга мөмкин? Ишегалдына яше-карты, бала-чагасы җыелды да җыелды.
Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин бәйрәмне ачып, изге теләкләрен җиткерде, актүбәлеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда башкарылган һәм алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.
- Гражданнар җыенында халык квартал эчендәге юлларның тузуыннан зарланган иде. Без аларны төзекләндерергә ышандырдык һәм сүзебездә тордык.

Бу максатта 5 млн. сум акча бүленде. Бүгенге көндә квартал эчендәге юлларны төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Шулай ук балалар мәйданчыклары ремонтланды. Актүбәдә йортларга капиталь ремонт, тузган торактан күчерү эшләре оешканлык белән бара.
1нче урта мәктәп капиталь ремонттан соң укучыларны каршыларга хәзерләнә. Актүбәлеләр нефтьчеләрнең ныклы ярдәмен тоя. Булган проблемаларны уртага салып чишеп, бергә-бергә менә шулай аралашып тату, матур яшәргә язсын! - диде ул һәм халыкның сорауларына җаваплар да бирде.
Район башлыгы вазифаларын башкаручының теләкләренә Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенинников, депутат Рәфис Якупов та кушылды. Матур традиция буенча бу көнне кварталның алдынгылары, иң хөрмәтле кешеләре бүләкләнә. Марсель Зөфәр улы ветеран, Комаров урамы 6 йорт өлкәне Гөлсимә Шәнгәрәевага Азнакай районының 80 еллык юбилей медален, Комаров урамы 15 йорт өлкәне Ринат Фәтхуллинга, «Азнакайнефть» идарәсе СОЦ слесарь-ремонтчысы Илдус Җиһаншинга рәхмәт хатлары, ә бистәне төзекләндерүдә зур өлеш керткән район депутаты «Азнакайнефть» идарәсе ЦДНГ-3 начальнигы Андрей Сучков, Актүбә бистәсе башкарма комитеты әйдәр белгече Лилия Понамаревага Мактау грамотасын тапшырды. Бәйрәмдә иң төзек һәм матур подъезд (Комаров ур. 4 йорт 11/48, өлкәне - Галина Николаева), иң яхшы чәчәклек (Комсомол ур. 6 йорт, 1 подъезд яны, үстерүче - Сәрия Нуриева) да билгеләп үтелде һәм алар да бүләкләргә ия булды. Урта мәктәпне медальгә тәмамлаган Искәндәр Габдрахмановны, округның иң яшь кешесе - быел май аенда гына туган Ринатны, иң өлкән кеше 85 яшьлек Әдибә Хәбированы да бүләкләп, алкышларга күмделәр.
Ул арада спорт ярышлары башланып китте. Балалар пляж волейболы, мини-футбол һәм башка спорт ярышларында көч сынашты. Җырга-моңга, нәфис сүзгә осталар да бәйгедә үзен сынап карый алды.
-Ишегалларында мондый да күңелле бәйрәмнәрнең әле булганы юк иде. Бик рәхәтләнеп ял итәбез. кварталларыбыз төзекләндерелә, балалар, яшьләр өчен спорт мәйданчыклары булдырыла, өлкәннәр мәнфәгате дә онытылмый. Боз кузгалды. Шунысы да әһәмиятле, сорау, гозерең белән җитәкче кабинетларын таптап йөрисе дә юк. Район башлыгы үзе килеп халык белән аралаша. Бу бит җитәкчелекнең халыкка хөрмәте, ихтирамы. Алга таба бу традиция дәвам итсен! - ди Лена ханым шатлыгын уртаклашып.
- Квартал юлларына асфальт түшәлде, балалар уен мәйданчыгы, ишегалды төзекләндерелде, атрибутлар куелды. Ничек сөенмисең. Җитәкчеләргә, иганәчеләребезгә рәхмәт! - дип сүзгә кушыла Светлана.
- Безгә мондый бәйрәм көн саен кирәк! - дип сүзен дә әйтеп бетермичә туп артыннан чабып китә кечкенә Самат.
Балаларның шат авазы кичкә кадәр яңгырап торды, уен-көлке кояш баеганчыга кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең ишегалдында – бәйрәм