Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең белән барысы турында да хәбәрдар булырсыз!

Язылырга ашыгыгыз! 18 июньдә почта бүлегендә (Ленин ур., 40) «Әбүнәче көне» уза. Кемнәр өлгерми калган, ашыгыгыз! Бу үзәк басмаларга соңгы язылу көне! Ә «Маяк»ка язылу 25 июньдә тәмамлана. Иң беренче язылучыларга календарьлар бүләк ителә. Азнакай почтамты подписка бүлеге Хөрмәтле азнакайлылар! «Маяк» газетасының 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры тәмамланып килә....

Язылырга ашыгыгыз!

18 июньдә почта бүлегендә (Ленин ур., 40) «Әбүнәче көне» уза.

Кемнәр өлгерми калган, ашыгыгыз! Бу үзәк басмаларга соңгы язылу көне! Ә «Маяк»ка язылу 25 июньдә тәмамлана. Иң беренче язылучыларга календарьлар бүләк ителә.

Азнакай почтамты подписка бүлеге

Хөрмәтле азнакайлылар!

«Маяк» газетасының 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры тәмамланып килә. Газета атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Җомга көнне ул «Татар-информ» агентлыгы тарафыннан әзерләнгән 12 битле кушымта белән чыга.

«Маяк» сыйфатлы газета чыгару буенча бай традиция һәм зур тәҗрибәгә ия, укучылар белән эшкә җитди игътибар бирә. Безнең район тормышы иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларына бай. Алар көн саен булып тора һәм оператив рәвештә газетабыз битләрендә яктыртылып бара. Бу район һәм шәһәр халкына вакыйгалардан хәбәрдар булып, заман сулышын тоеп яшәргә мөмкинлек бирә.

Укучыларыбызны борчыган бер генә мәсьәлә дә безнең игътибардан читтә калмый. «Халыкны ни борчый?» махсус рубрикасына мөрәҗәгать итеп, сез үзегез дә борчулы сорауларыгызны җиткерә аласыз. Аларга оешма, предприятие җитәкчеләренән җаваплар бирелер.

Һәрчак кирәкле булып калу һәм үз укучыларын югалтмас өчен газетабыз мөмкин булганның барысын да эшли. «Маяк» көндәлек тормышта кирәкле файдалы киңәшләр өчен дә урын таба һәм анда укучылар да теләп катнаша.

Газета район предприятиеләре һәм хуҗалыкларының хәлен объектив яктырта, данлыклы хезмәт кешеләре белән таныштыра. «Маяк» битләрендә сез районның һәр кешесе белергә тиешле закон актлары, карарлар белән дә таныша аласыз.

Икенче яртыеллыкка газетабызга 25 июньгә кадәр язылсагыз, «Маяк»ның һәр саны өегезгә вакытында килеп торыр.

Без сезне үзебезнең укучыларыбыз арасында күрүебезгә шатбыз һәм «Маяк» аерылгысыз юлдашыгыз булсын өчен көчтән килгәннең барысын да эшләргә әзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев