Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без кемгә кирәк инде?..

Туган авылымда мәктәпне тәмамлагач та, яшьтәшләремә ияреп, Казанга килеп төштем. Башкала колач җәеп каршы алмады, билгеле. Шәһәрнең үз кырыс законнары, өстәвенә, авылны, әнине үлеп сагынулар... Ике юл чатында калган вакытлар, барысын да ташлап, кире авылга кайтып китәм дигән чаклар да булды, тик авылдашлардан оялдым. Туган тиешле апа янына тулай торакка...

Туган авылымда мәктәпне тәмамлагач та, яшьтәшләремә ияреп, Казанга килеп төштем. Башкала колач җәеп каршы алмады, билгеле. Шәһәрнең үз кырыс законнары, өстәвенә, авылны, әнине үлеп сагынулар... Ике юл чатында калган вакытлар, барысын да ташлап, кире авылга кайтып китәм дигән чаклар да булды, тик авылдашлардан оялдым.

Туган тиешле апа янына тулай торакка баргач (бу көнне һич онытмам), ул миңа: "Шәһәр бу, җаным, синдәйләрне бөтереп ала торган урын. Шулай да сиңа кирегә юл юк. Авылны оныт, сер бирмә, шәһәр тормышына яраклаш-җайлаш", - дип үзенең "акыллы" киңәшләрен бирде.

Акрын гына шәһәр тормышына "кереп киттем".

Училищены тәмамлагач та Казан заводларының берсендә эшли башладым.

Хәзер миңа 36 яшь. Торыр урыным - тараканлы тулай торак бүлмәсендәге бер карават. Гаиләм юк. Хәер, бу тулай торакта яшәүчеләрнең 60-70 проценты "карт кызлар". И-и, ул тулай торактагы тормыш! Бүлмәдә яшәүче кызлар белән ниләр генә майтармыйбыз. Эштән соң бүлмә гөж килеп тора - бер-береңә әшәке сүзләр әйтеп әрләшү, яныңа кунакка килгән кешене котырту, барлы-юклы хезмәт хакыңны бүлмәдәш кызлардан яшерә-яшерә югалтулар дисеңме... Теләгән ризыгыңны да алып әзерләп ашый алмый интегүләр...

Бер бүлмәдә өчәү генә яшибез югыйсә. Әгәр бу яшәү дип аталса. Туйдырды. Минем дә яшьтәшләрем кебек гаилә корып, балалар үстерәсем, кемнеңдер яраткан кешесе буласым килә. Хәер, без - авылдан бәхет эзләп шәһәргә чыгып китүче 30 яшьтән узган кызлар кемгә кирәк?

Бик еш кына авылга кайтам. Кәттә генә киенеп авыл урамнарын урыйм. Авылдагы яшьтәшләр белән үземне өстен тотып, шәһәр өйрәткән тозсыз сүзләрне кыстыра-кыстыра үз тормышымны мактыйм. Яшьләрне шәһәргә китәргә, авылда калып "изелеп" яшәмәскә өндим. Ә үзем эчтән генә: "Болар да минем язмышка дучар булсыннар иде", - дип телим. Шулай итеп, үземчә, үз язмышымнан үч алам...

САҖИДӘ.
Казан.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без кемгә кирәк инде?..