Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без бистәнең рухи үзәге

Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортында иҗат уты дөрли. Аның тарихы узган гасырның 60 нчы елларыннан башлана. Шул дәвер эчендә мәдәният хезмәткәрләре тарфыннан 18 меңнән артык төрле чара үткәрелгән. Юкка гына ул Гагарин исемен йөртми, чөнки кешенең космоска беренче тапкыр аяк басуына да, нәкъ безнең мәдәният йорты кебек, быел 55 ел....

Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортында иҗат уты дөрли. Аның тарихы узган гасырның 60 нчы елларыннан башлана. Шул дәвер эчендә мәдәният хезмәткәрләре тарфыннан 18 меңнән артык төрле чара үткәрелгән. Юкка гына ул Гагарин исемен йөртми, чөнки кешенең космоска беренче тапкыр аяк басуына да, нәкъ безнең мәдәният йорты кебек, быел 55 ел.

Юбилей кичәсе җыр-моңга да, тәбрикләүләргә дә бай булды. Азнакай район Советы аппраты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин коллектив эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева да иң изге теләкләрен юллап, иҗат коллективларының төрле бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә җиңүләр яулап, югары һөнәри осталыкларын раслауларын, районыбыз, бистәбез үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

Шулай ук предприятие-оешмалар, Азнакай һәм күрше-тирә районнарның мәдәният йортлары җитәкчеләреннән дә тәбрикләү сүзләре яуды.

Ландыш Шәрәфиева, Марат Гыйлфанов, Светлана Муравьева, Гүзәль һәм Петр Бойчукның, чараны алып баручылар Альмира Галимханова һәм Илсур Мадьяровның, бию һәм вокаль коллективларның чыгышлары бәйрәмнең чын бизәге булды.

Мәдәният йортының елдан-ел матди-техник базасы ныгый, түгәрәкләр һәм аларда шөгыльләнүчеләр саны артканнан арта. Биредә бик күп сәләтләр ачылды.

Бүген дә Юрий Хвалеев җитәкчелегендәге "Сударушка" халык вокаль ансамбле, Елена Баландина җитәкчелегендә "Элегия", "Пять с плюсом" халык һәм балалар бию коллективлары, Юлия Паняева җитәкчелегендәге "Арабески" балалар вокаль ансамбле, Лилия Фаздалова җитәкчелегендәге "Экспресс" хореографик коллективлары һәр бәйрәмнең үзәгендә кайный. Мәдәният йорты режиссеры Альмира Галимханова исә бу бәйрәмнәр сыйфатлы һәм матур үтсен өчен бар тырышлыгын куя.

Биредә үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, иң мөһиме -мәдәниятка гашыйк кешеләр эшли. Алга таба да халыкка рухи байлык чыганагы булып, күркәм традицияләребезне лаеклы дәвам итеп яшәргә язсын.

Нина ХВАЛЕЕВА, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без бистәнең рухи үзәге