Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беркем дә онытылмый

Әфганлыләр өмә вакытында Әфган сугышында районыбызның йөзләгән егете үзенең интернациональ бурычын үтәде. Аларның алтысы шәһит китте, гәүдәләре белән даннары гына туган якларына әйләнеп кайтты. Батырларның исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәрнең Җиңү мәйданында "Кара лалә" һәйкәле калыкты. Соңгы елларда анда локаль конфликтларда һәлак булган өч якташыбыз исеме дә өстәлде. Бөек Ватан сугышында...

Әфганлыләр өмә вакытында

Әфган сугышында районыбызның йөзләгән егете үзенең интернациональ бурычын үтәде.

Аларның алтысы шәһит китте, гәүдәләре белән даннары гына туган якларына әйләнеп кайтты. Батырларның исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәрнең Җиңү мәйданында "Кара лалә" һәйкәле калыкты. Соңгы елларда анда локаль конфликтларда һәлак булган өч якташыбыз исеме дә өстәлде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл һәм "Кара лалә" мемориалы янында мәктәп укучылары белән ватанпәрвәрлек дәресләре уза, экскурсияләр оештырыла, яңа никахлашкан яшь парлар бер-берсенә тугрылыкка вәгъдә бирә, чәчәк бәйләмнәре сала...

"Кара лалә" һәйкәленә Россия әфган ветераннары советының Миргазиян Динмөхәммәтов рәислегендәге Азнакай бүлекчәсе шефлык итә. "Лидер Авто" ҖЧҖ генераль директоры Миргазиян Габдулла улы үзе дә әфган юлларын узган, солдатлар арасында иң абруйлы саналган "Батырлык өчен" ("За отвагу") медаленә лаек булган. Оешма әгъзалары яуда шәһит киткәннәрнең һәм алган яралардан вафат булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү өстендә эшлиләр, гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтеп торалар.

Быелгы Җиңү көне алдыннан да алар "Кара лалә" һәйкәле һәм аның тирә-ягын төзекләндерү өмәсе үткәрде. Бер өлеше шәһәр һәм авыл зиратларындагы хезмәттәшләре каберендә булды, чистартты, чәчәкләр куйды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев