Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренчеләр

2012 елның беренче көнендә Азнакай бала тудыру йортында ике сабый - кыз һәм малай туды. 3.450 кг. авырлыктагы кыз бала 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 00.55 сәгатьтә, ә 3.200 кг.лы малай кичен 19 сәгать 10 минутта якты дөньяга аваз сала. Быелның 10 көнендә исә 16 бала - 11 малай...

2012 елның беренче көнендә Азнакай бала тудыру йортында ике сабый - кыз һәм малай туды.

3.450 кг. авырлыктагы кыз бала 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 00.55 сәгатьтә, ә 3.200 кг.лы малай кичен 19 сәгать 10 минутта якты дөньяга аваз сала.

Быелның 10 көнендә исә 16 бала - 11 малай һәм 5 кыз дөньяга килгән. Иң зурысы 3.950 кг., ә иң кечкенәсе 2.480 кг. авырлыкта.

Агымдагы елның иң яшь әнисе 1988 елгы булса, иң өлкәне 1971 елгы. Безнең Азнакай бала тудыру йортына Сарман, Бөгелмә, Мөслим һәм Әлмәт районнарыннан ук киләләр.
Бәхетле әти-әниләрне котлап, сабыйларының сәламәт һәм акыллы булып үсүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев