Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче тапкыр – курчаклар конкурсы

Актүбә бистәсенең 4 нче "Каенкай" балалар бакчасы коллективы педагоглар һәм ата-аналар арасында "Кукляндия иле" дигән конкурс оештырды. Кечкенә уенчык курчаклар ясау осталары биредә иҗади тәҗрибә уртаклашты, үз эшләрен тәкъдим итте. Конкурска барлыгы 150 курчак куелды. Анда бистәнең һәм якын-тирә авылларның балалар бакчалары катнашты. Курчаклар нинди генә материаллардан ясалмаган иде! Киемнәре...

Актүбә бистәсенең 4 нче "Каенкай" балалар бакчасы коллективы педагоглар һәм ата-аналар арасында "Кукляндия иле" дигән конкурс оештырды.

Кечкенә уенчык курчаклар ясау осталары биредә иҗади тәҗрибә уртаклашты, үз эшләрен тәкъдим итте.

Конкурска барлыгы 150 курчак куелды. Анда бистәнең һәм якын-тирә авылларның балалар бакчалары катнашты. Курчаклар нинди генә материаллардан ясалмаган иде! Киемнәре буенча да зур фантазия күзгә ташланды. Аларга төрле номинацияләр буенча бәя бирелде. Куян һәм аждаһа рәвешендә ясалган йомшак уенчыклар өчен "Ел символы" дигән махсус номинация булдырылды.

Соңыннан курчаклар күргәзмәсе оештырылды. Кул һәм йөрәк җылысын салып эшәнгән әлеге уенчыклар һәркемдә якты тәэсирләр калдырды.

Светлана Әхмәтова, өлкән тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев