Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәмлек тау күчерә

Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, ди халык мәкале. Безнең Сәпәй авылында соңгы ике елда зиратларны төзек тоту, чистартуга аеруча игътибар бирелә. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Латыйфуллин халык белән киңәшеп, бу изге эшкә ярдәм фонды оештырды. Моның төп инициаторлары абыйлы-энеле Роберт һәм Альберт Хөсәеновлар булды. Май бәйрәмнәре чорында зиратны төзекләндерү буенча...

Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, ди халык мәкале. Безнең Сәпәй авылында соңгы ике елда зиратларны төзек тоту, чистартуга аеруча игътибар бирелә. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Латыйфуллин халык белән киңәшеп, бу изге эшкә ярдәм фонды оештырды. Моның төп инициаторлары абыйлы-энеле Роберт һәм Альберт Хөсәеновлар булды.

Май бәйрәмнәре чорында зиратны төзекләндерү буенча өмә уздырылды. Аның ихатасы яңартылды. Авыл мулласы Әнис хәзрәт үзе дә монда башлап йөрде. Авылдашлар Галиәсгар Гыйльфанов, Фәнил Хәбибуллин, Юрис Аитов, Илдар Таҗиев ("РенАвто" җитәкчесе техника һәм белгечләре белән ярдәм итте) Илгизәр һәм Илдар Хаббановлар, Рәис Рафиков, Илгиз Закиров, Тәлгать Галиев, авыл яшьләре - һәммәсе бердәм булып зиратны төзекләндереп, чистартып куйды. Бу изге эшкә киләчәктә тагын да күбрәк кеше тартылса иде дигән теләктә калабыз.

Ә.Хаҗиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев