Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм һәм булган коллектив

Җир асты ремонты хезмәте нефть чыгару тармагында иң авырлардан санала. Башкарган эшләре бер-беренә бәйле, саксызлык гафу ителми, физик көч соравын әйткән дә юк. Җәен кызу кояш астында, кышын чатнама салкыннарда газ исе иснәп, көпшә авызыннан җир астына торба төшереп яки күтәреп, бригадалар берсен-берсе алыштырып, көн озынына эштә. Мастер монда беренче...

Җир асты ремонты хезмәте нефть чыгару тармагында иң авырлардан санала. Башкарган эшләре бер-беренә бәйле, саксызлык гафу ителми, физик көч соравын әйткән дә юк. Җәен кызу кояш астында, кышын чатнама салкыннарда газ исе иснәп, көпшә авызыннан җир астына торба төшереп яки күтәреп, бригадалар берсен-берсе алыштырып, көн озынына эштә. Мастер монда беренче оештыручы, төп җаваплы. Җитәкче дә, хезмәттәш тә, иптәш тә...
Узган гасырда төшкән әлеге фотосурәтне идарә архивыннан табып алдым. Анда "Азнакайнефть" идарәсенең җир асты ремонты цехы җитәкчесе, ТРның атказанган нефтьчесе Әнәс Мияссәр улы Якупов (сулдан дүртенче) кул астында эшләгән тугыз мастер (унынчысы фотога төшерә). Әнәс ага бүген дә коллективның җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Фотосурәтнең авторын уйламаганда очраттым. Ул да булса, әле дә эшләп йөрүче нефтьче ветеран - БПО җитәкчесе урынбасары Илтүзәр Шәрәпов булып чыкты. Ул хезмәттәшләрен чоры өчен бик яхшы саналган "Зенит" фотоаппараты белән төшергән булган. Әлеге фотоны күрү белән, үзенең күптәнге танышын очраткан кебек: "Әйе, бу минем фото. Аны В.И.Ленин туган көнгә багышланган шимбә узганнан соң, мастерлар белән җыелышып ялга чыккач, Мәнәвез урманы артындагы буа буенда төшереп алдым. Без һәр елны шулай табигатькә чыгып, табын җәеп ял итә идек. ПРСлар кебек тату, бердәм халык юк иде ул чорда. Кайбер чишелми торган мәсьәләләрнең дә шунда очына чыккан чаклар булды. Әлеге рәсемнең елын да хәтерлим мин - 1982 ел..."
Утыз ел узган да киткән... Фотосурәттә сулдан уңга: җор телле, һәрвакыт елмаеп торган, җитез хәрәкәтле мастер Марс ага Хәбипов. Ул хәзер дә гел шулай. Аның янәшәсендә, киресенчә, сүзен үлчәп кенә сөйли торган, тыйнак кеше - Почет билгесе һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Рафаэль ага Әхмәдиев. Техника йортында аңа багышлап чара да уздырганыбыз хәтердә. Кичәдә үзенә сүз бирмәүләрен бик сораган иде. Без эшли генә беләбез, сөйли белмибез, дип тә карады. Әмма тирләп-пешеп булса да эше, коллективы турында сөйләргә туры килде аңа. Аның янында шундый ук ике орден кавалеры Закуан ага Шәвәлиев. Холыклары ягыннан бер-берсенә бик охшашлар. Закуан аганы сөйләштерү өчен нинди дә булса саллы дәлилгә таянырга кирәк иде. Үзе турында бер телесюжет төшерергә кирәклеге турында сүз каткач, теләгемә ирешү өчен хәйләгә дә барырга туры килде. Хатыны да мине яклап сүз әйткәч, тыңлады тагын. Алар икесе дә мәрхүм инде. Уртада елмаеп (кепкалы) Рәшит ага Кәримов тора, абыйсы - РФ Минтопэнергия тармагының атказанган хезмәткәре исемен йөрткән Алмас белән (уңнан икенче) бер цехта хезмәт куйды алар. Шулай урманга чыккан вакытларда казан асылып, ит пешә. Колхозлар белән элемтәләрнең гөрләгән чагы. Рәшит аганың сөякле иткә мөкиббәнлеген белеп, аңа иң зур калҗа калдыра торган булганнар. Сизенәсездер, үткән заманда сөйлим... алар да юклар инде... Уртада арткы планда, мыек астыннан елмаеп Расих Фәйзуллин тора. Аңа идарәнең баш инженеры булганчы бик күп вазыйфалар баскычы аша үтәргә туры киләчәк әле. Кулларын кесәләренә тыгып Хәлит Фәрхетдинов баскан. "Татнефть" берләшмәсе Себер нефтен үзләштерә башлагач, ул шул якларга гаиләсе белән күчеп киткән иде. Пенсиягә чыккач, кабат Азнакайга кайтып йорт сатып алды. Эшләпәне үз иткән Владимир Аливанов белән ТРның атказанган нефтьчесе һәм СССРның нефть сәнәгате отличнигы Витаиль Мәҗитов хөрмәтле ветераннарыбыз, иҗтимагый тормышта әле дә активлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм һәм булган коллектив