Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеле

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәрен раслады. Имтиханнарның төп дулкыны 28 майда башлана. Бу көнне чыгарылыш укучыларын информатика һәм ИКТ, биология, тарих, ә 31 майда - рус теле, 4 июньдә - чит тел һәм химия, 7 июньдә - математика, 13 июньдә - табигать белеме,...

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәрен раслады.

Имтиханнарның төп дулкыны 28 майда башлана. Бу көнне чыгарылыш укучыларын информатика һәм ИКТ, биология, тарих, ә 31 майда - рус теле, 4 июньдә - чит тел һәм химия, 7 июньдә - математика, 13 июньдә - табигать белеме, физика, 16 июньдә - география һәм әдәбияттан сынаулар көтә. Елдагыча, рус теле һәм математика буенча имтиханнар барлык 11 ләр өчен дә мәҗбүри.

Быелгы яңалык - олимпиадаларда җиңүчеләр һәм башка ташламага ия затлар конкурстан тыш бары бер генә уку йортына һәм бер генә белгечлеккә керү хокукына ия. Алар башкалар кебек үк документларын биш югары уку йортына тапшыра ала, әмма дүртесендә конкурсны гомуми нигездә узарга туры киләчәк.

Мәктәпне узган ел тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм беренче дулкында катнашырга мөмкинлеге булмаганнар имтиханнарны 7 июльдән 16 июльгә кадәр тапшыра алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев