Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер сорау да игътибарсыз калмады

Депутатлар В.Логинов (уртада), Р.Галимов һәм Н.Нәгыймов (сулда) һәркемнең гозерен игътибар белән тыңлады 19 апрельдә «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов халыкны кабул итте. Халык сораулары арасында электр энергиясе тарифларыннан ризасызлык (ОДН түләүләре); декрет отпускасын педагогик стажга кертү; 60 яшьтән...

Депутатлар В.Логинов (уртада), Р.Галимов һәм Н.Нәгыймов (сулда) һәркемнең гозерен игътибар белән тыңлады

19 апрельдә «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов халыкны кабул итте.

Халык сораулары арасында электр энергиясе тарифларыннан ризасызлык (ОДН түләүләре); декрет отпускасын педагогик стажга кертү; 60 яшьтән узган әти-әниләрнең балигъ булмаган балаларын социаль яклау чаралары һәм башка сораулар бар иде.

Икенче көнне биредә үк «Бердәм Россия» партиясе рәисе В. В. Путинның ТРда җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты В. П. Логинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Х. Галимов һәм район башлыгы урынбасары Н.М. Нәгыймов халыкны кабул итте. Сорауларның күпчелеге торак һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән бәйле иде. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары фатирларына ремонт ясауларын сорап мөрәҗәгать итте. Тагын дүрт гражданның гозерләре торак белән бәйле иде. Кемдер олыгайган көнендә кечкенә генә торакта яшәп көн күрә; әти-әниләре белән яшәүче, инвалид бала караучы ханымның да үз почмагын булдырасы килә: «Ведомстволы торак белән тәэмин итсәләр, теләсә кайсы җирдә эшләр идем, ике дипломым, күп төрле белгечлекләрем бар», - диде ул. Шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаилә йорт төзү өчен (балага аерым уңайлы шартлар кирәк) җир белән тәэмин итүдә ярдәм сорый.

Берләре шәхси үтенеч белән килсә, икенчеләре халык гозере белән йөри. Әнә, пенсионер Җ. Солтанов Сыза елгасы яр буйларына чүп түгү һәм «Изгеләр» чишмәсен пычратуларыннан зарланды. «Елга, чишмәләрне пычратучы бу вәхшиләргә карата нигә бер чара да күрелми икән?» - диде ул ачынып.

Үтенечләрнең кайберләре урында ук хәл ителде. Мәсәлән, депутат Р. Галимов сугышта үлгән әтисенең каберенә барырга теләүче пенсионер ханымга берсүзсез матди ярдәм күрсәтеләсен әйтте.

Әсәй авылы фольклор ансамбле җитәкчесе Г.Шакированың авыл мәдәният тормышында матди ярдәм күрсәткәннәре өчен депутатларга рәхмәт хаты тапшыруы - кабул итүнең иң күңелле мизгелләре булды.

Ул көнне депутатлар төрле гозер белән килүче 15 ләп гражданның берсенең дә соравын игътибарсыз калдырмадылар, үзара фикер алышып, ярдәм итү чараларын эзләделәр һәм мөмкинлектән чыгып ярдәм итәселәренә ышандырдылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев