Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер очрашу-бер гомер

Кече авыл көннәре үткәрү районыбызда матур гадәткә әверелде. Бу көннәрдә генә Әгер авылы халкы да әнә шундый күркәм бәйрәмгә җыелды. Клуб тирәсе ыспай бизәлгән, милли моңнар агыла. Атлас Хуҗин җитәкчелегендәге тальянчылар ансамбле бер-бер артлы көйләрне сибә генә... Мәдәният учагы фойесында авыл остасы Венера Лотфуллинаның иҗат эшләре урын алган. Шунда ук...

Кече авыл көннәре үткәрү районыбызда матур гадәткә әверелде. Бу көннәрдә генә Әгер авылы халкы да әнә шундый күркәм бәйрәмгә җыелды.

Клуб тирәсе ыспай бизәлгән, милли моңнар агыла. Атлас Хуҗин җитәкчелегендәге тальянчылар ансамбле бер-бер артлы көйләрне сибә генә... Мәдәният учагы фойесында авыл остасы Венера Лотфуллинаның иҗат эшләре урын алган. Шунда ук чәй өстәле дә әзерләнгән.

Сәхнәдә авыл халкына музыкаль күчтәнәчләрен "өләшкән" район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы үзешчәннәре Ландыш Шәрәфиева, Зинфира Кашапова, Алсу Мөхәммәтҗанова, Азат Вәлиев чыгышлары алкышларга күмелә.

Район җитәкчелеге вәкилләре, Тымытык авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айрат Фазлыев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, агрофирма җитәкчеләре авыл халкын бәйрәм белән котлап чыгыш ясады, төрле өлкә хезмәтләре белгечләре халыкның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.

О.Ильясова, район-шәһәр Мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев