Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер көндә ике һәлакәт

1 март көнне иртә белән Казан-Оренбург юлының 145 нче километрында ярышка баручы Азнакай «Соколы» командасы яшь хоккейчылары утырган «ДЭУ Нексия» автомобиле автобус белән бәрелешә. Бәрелеш шулкадәр көчле була ки: балалар утырган җиңел машинаның арткы өлешен тулысынча алып ата. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә бер бала һәлак була, икенчесе авыр хәлдә сырхауханәгә салына,...

1 март көнне иртә белән Казан-Оренбург юлының 145 нче километрында ярышка баручы Азнакай «Соколы» командасы яшь хоккейчылары утырган «ДЭУ Нексия» автомобиле автобус белән бәрелешә. Бәрелеш шулкадәр көчле була ки: балалар утырган җиңел машинаның арткы өлешен тулысынча алып ата. Юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә бер бала һәлак була, икенчесе авыр хәлдә сырхауханәгә салына, өченчесенең хәле канәгатьләнерлек. Автобус буш, ә җиңел машинада 5 кеше - машина йөртүче, өч бала һәм авариядә үлгән баланың әнисе була. Авариядә машина йөртүче дә тән җәрәхәтләре ала. Медиклар ананың сәламәтлеге өчен тырыша.

Инспекторлар ачыклавынча, җиңел машинаны йөртүче тиешле тизлекне сайламый, һава торышы шартларын исәпкә алмыйча (буран, көрт) каршы юлга чыга һәм КАВЗ белән бәрелешә.

Шул ук көнне кичен Азнакай-Актүбә юлының 800 нче метрында «Ваз-21093» автомобилен йөртүче дә катлаулы табигать шартларын исәпкә алмыйча, тиешле тизлекне сайламый, нәтиҗәдә идарә итү мөмкинлеген югалтып, каршы як юлга чыга һәм КИА автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә, «Ваз»дагы бала авыр тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә һәлак була, икенче балигъ булмаган пассажир да зыян күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев