Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер ир йөри хатын-кызлар куркытып

4 декабрьдә көндезге якта Шәйхетдинов урамындагы 5 һәм 11 нче йортлар арасында билгесез бер ир кеше 1997 елгы кызның артыннан килеп, кулы белән муеныннан кочып ала һәм аркасына очлы әйбер тери. Узып баручы өлкән яшьтәге ир кисәтү ясагач, хокук бозучы кача. Шул ук көнне эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1987...

4 декабрьдә көндезге якта Шәйхетдинов урамындагы 5 һәм 11 нче йортлар арасында билгесез бер ир кеше 1997 елгы кызның артыннан килеп, кулы белән муеныннан кочып ала һәм аркасына очлы әйбер тери. Узып баручы өлкән яшьтәге ир кисәтү ясагач, хокук бозучы кача. Шул ук көнне эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1987 елгы ханым шалтыратып, 12 сәгатьләр тирәсендә Солтангалиев урамындагы 32 нче йорт янында бер ирнең аны муеныннан кочып алып, җиргә егарга маташуы турында хәбәр итә. Ханым кычкырып ярдәмгә чакыргач, ир кече базар ягына таба йөгереп кача.

Тикшерү барышында әлеге хатын-кызларга һөҗүм итүченең бер үк зат булуы ачыклана. Тасвирлаулар буенча, аңа 20-30 яшьләр тирәсе, ябык гәүдәле, буе 170-175 см, башлыклы зәңгәр курткадан, караңгы төстәге чалбардан, башында бәйләм башлык, рус телендә чиста сөйләшә, сул аягына аксый. Бу кеше турында нинди дә булса мәгълумат булса, 7-30-87 телефоны буенча шалтырату сорала. Акчалата бүләк каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер ир йөри хатынкызлар куркытып