Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер авыл – зур гаилә

Кәкре Елга авылында Корбан ашы һәм Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән мәҗлес башланырга бераз вакыт бар. Мин йөзенче яшен ваклаучы Сәкинә апа Закирова белән гәпләшеп утырам. Гомер көзләрендәге кешегә ни кирәк инде аңа. Балалары әйбәт булса, шул да җиткән. - Яшәүләре рәхәт бит әле, кызым. Улым Кәшиф, киленем Наилә дә минем...

Кәкре Елга авылында Корбан ашы һәм Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән мәҗлес башланырга бераз вакыт бар. Мин йөзенче яшен ваклаучы Сәкинә апа Закирова белән гәпләшеп утырам. Гомер көзләрендәге кешегә ни кирәк инде аңа. Балалары әйбәт булса, шул да җиткән.
- Яшәүләре рәхәт бит әле, кызым. Улым Кәшиф, киленем Наилә дә минем өчен үлеп торалар. - Сәкинә апа ишеккә күз ташлап, тагын да җанланып китте. - Әнә күрәсеңме, безнең авыл Советы рәисе килеп керде, ә бусы хуҗалык җитәкчесе.
- Сез аларны каян таныйсыз? - дим әбекәйнең зиһененә, күзләренә таң калып.
- Бәй, белмичә. Алар мине беләләр бит. Очрашып торабыз, хәл-әхвәлемне сорашып кына йөриләр. Менә хәзер килеп исәнләшәләр әле алар.
Клуб бинасына җыйналган өлкәннәрнең һәммәсе белән кул биреп исәнләшкән Рамил Зарипов чынлап та, елмаеп, күрешергә дип әбигә якынлашып килә иде инде.
- И-и-и, аларны күргәч сөенечтән күңелләр тулып китә, - дип күз очларын сөртә-сөртә сүзгә кушылды Дамира Фатыйхова. - Авылыбызда "Марс" хуҗалыгы исән калганга, җитәкчеләребез дә үзебезнеке булганга шатланабыз. Әле хуҗалыгы таркалган бер авылда туганнарымда кунакта булган идем. Еламыйлар гына...
- Аллага шөкер. Авылыбыз гөрләп тора. Уты-суы кергән, газы бар, юлларны яңартып торалар, мәчеткә йөрибез, - дип куәтләп куя Лена Гайнуллина.
Ул арада кәләпүшләрен кигән агайлар, ап-ак яулыкларын япкан апайлар җыелып, табын түреннән урын алдылар. Кәкре Елга мәдәният йортының фойесы шыгрым тулды. Кызыксынып сорап куйдым: "Ничә кеше чакырылган икән?" Авыл җирлегеннән күрше-тирәләрне дә кертеп, йөзгә якын кеше бар икән.
Әйе, кәкреелгалылар - алар зур бер гаилә кебек. Җир җимертеп эшлиләр дә, ял да итәләр, йола-гадәтләребезне дә җиренә җиткереп үтиләр. Менә бүгенге табынны әзерләшергә дә мәктәбе, клубы, балалар бакчасы, идарә хезмәткәрләре... берсе дә читтә калмаган. Хуҗалыктан корбанга сыер чалынган. Зур казан асып, учакта тәмле пылау пешергәннәр. Чәк-чәк, коймак кебек милли ашлардан, җиләк-җимештән табыннар сыгылып тора. Әлеге игелекле гамәлдән Хәбиб Баянов, Нәфис Мостафин, Әлфия Кәримовалар да читтә калмаганнар. Мәҗлескә килә алмаучы авыррак хәллеләргә корбан итен өйләренә таратып чыкканнар.
- Сез авылга җан өргәнсез, фидакарь хезмәтегез белән үстергәнсез. Без дәвам итүчеләр генә. Күпме генә хөрмәт итсәк тә бик аз булыр кебек әле, - дип өлкән буынга ихлас рәхмәтен белдерде Рамил Җәмил улы. Аның теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, район ветераннар советы исеменнән Рудис Сәлахов, Сарыйм Авзалов һәм башкалар кушылды.
Өлкәннәр хәзрәтләребезнең җаннарны сафландырган вәгазьләрен тыңладылар, иркенләп бер гәпләшеп утырдылар. Ихлас рәхмәтләрен әйтеп, күчтәнәчләр белән өйләренә таралышканда кояш инде шактый түбән тәгәрәргә өлгергән иде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер авыл – зур гаилә