Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер атнада Россиядә кискен тын юллары авырулары һәм грипп белән интегүчеләр саны 20 процентка арткан

РФ дә авыручылар саны 30 млн кешедән арткан, меңнән артык мәктәп - карантинда Бер атнада Россиянең 59 шәһәрендә кискен тын юллары авырулары һәм грипп белән интегүчеләр саны 20 процентка арткан. Бигрәк тә 14 яшькәчә балалар арасында авыртучылар күп, дип хәбәр итә ТАСС. "Узган атнада барлык округларда грипп һәм кискен тын...

РФ дә авыручылар саны 30 млн кешедән арткан, меңнән артык мәктәп - карантинда


Бер атнада Россиянең 59 шәһәрендә кискен тын юллары авырулары һәм грипп белән интегүчеләр саны 20 процентка арткан. Бигрәк тә 14 яшькәчә балалар арасында авыртучылар күп, дип хәбәр итә ТАСС.

"Узган атнада барлык округларда грипп һәм кискен тын юллары авыруларыннан интегүчеләр арту күзәтелгән. РФ буенча бу авырулардан интегү очраклары эпидемия бусагасыннан 39 процентка арткан, ә 7-14 яшькәчә балалар арасында - 52,9 процентка", - дип сөйләделәр Санкт-Петербург Фәнни-тикшеренү институтында.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт мәгълүматларына караганда, Россиядә авыручылар саны 30 млн кешедән арткан, меңнән артык мәктәп - карантинда. Аларның бер өлеше Урал федераль округында.
Екатеринбург, Нижневартовск, Мегион, Сургут, Төмән укучылары 19-23 февральдә өстәмә каникулларда. Бу атна башыннан Чиләбе мәктәпләрендә карантин бетерелгән.

Материал http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/16/106420/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер атнада Россиядә кискен тын юллары авырулары һәм грипп белән интегүчеләр саны 20 процентка арткан