Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер атна вакыт эчендә Азнакайның юл хезмәткәрләре шәһәрдән 3000 куб метр кар чыгарган

Быелның гыйнвары табигатьнең көтелмәгән шуклыкларына - соңгы дистә елларга хас булмаган җылы көннәргә дә, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыкларга да бай булды. Яуган карның инде исәбе-хисабы да югалды бугай. Шәһәр юлларын карап тотучы "МППБиО" ААҖ эшчеләре, автомобиль йөртүчеләре һәм механизаторлары, соңгы бер атна вакыт эчендә генә дә, иртә таңны...

Быелның гыйнвары табигатьнең көтелмәгән шуклыкларына - соңгы дистә елларга хас булмаган җылы көннәргә дә, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыкларга да бай булды.

Яуган карның инде исәбе-хисабы да югалды бугай. Шәһәр юлларын карап тотучы "МППБиО" ААҖ эшчеләре, автомобиль йөртүчеләре һәм механизаторлары, соңгы бер атна вакыт эчендә генә дә, иртә таңны кара төнгә ялгап эшләп, урамнарда, юл буйларында җыелган 3 мең куб метр карны махсус урынга илтеп түктеләр.

Бу эштә 4 "КамАЗ" машинасы, 2-3 төягеч тракторы, грейдерлар файдаланыла. Скверларны, тротуарларны даими чистартып торучы "Яшелләндерү" ҖЧҖ хатын-кызларының эше аеруча мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер атна вакыт эчендә Азнакайның юл хезмәткәрләре шәһәрдән 3000 куб метр кар чыгарган