Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белгечләр Азнакайга нинди һөнәр ияләре кирәклеген ачыклады

Һөнәр сайлау - кешенең үз гомерендә кабул итә торган иң җитди адымнарның берсе. Сүз дә юк, әгәр бу һөнәр сиңа кирәк түгел дип саныйсың икән, укуны өченче курстан да ташлап була, башкарган эшеңне дә яратмасаң, берничә елдан икенчесенә күчәргә була. Әмма монда бер нәрсә бар: вакыт югалтасың, ә бит исрафка...

Һөнәр сайлау - кешенең үз гомерендә кабул итә торган иң җитди адымнарның берсе. Сүз дә юк, әгәр бу һөнәр сиңа кирәк түгел дип саныйсың икән, укуны өченче курстан да ташлап була, башкарган эшеңне дә яратмасаң, берничә елдан икенчесенә күчәргә була.

Әмма монда бер нәрсә бар: вакыт югалтасың, ә бит исрафка үткән елларны кире кайтарып булмый. Шуңа да һөнәр сайлауга үтә дә җитди карарга кирәк. "Җаныгыз теләгән эшне сайласагыз, сезгә үз гомерегездә бер генә көн дә эшләргә туры килмәячәк", - дип язган Конфуций да.


Һөнәр сайлаганда нәрсәләрне истә тоту кирәк соң? Беренчедән, аларның күплеген. Шулай ук үз мәнфәгатьләреңне дә билгеләү мәслихәт. Сайлаган һөнәреңне кайсы уку йортында алу мөмкинлеген. Хыялыңны тормышка ашыра алмаганда, запас вариант һәрчак булырга тиеш. Булачак һөнәрең турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплау, җае чыга икән, аны башкарып та карау яхшы. Үзеңнең мөмкинлекләреңне һәм сәләтеңне дөрес бәяләү зарур, алар һөнәреңә туры килерлек булсын.


Карар кабул итү

Бу бик катлаулы гамәл. Аны Сез үзегез генә дә хәл итә, я булмаса башкалар ярдәменә дә таяна аласыз. Сайлаганда төрле очраклардан файдалану алгоритмы бар. Шуңа да гомуми күзаллау үткәрү яхшы: уку йортын сайлаганда бәлки аз чыгымнар таләп ителгәненә тукталыргадыр, я булмаса сез теләгән һөнәр бирә торганынамы... Моны инде төгәл аныкларга кирәк. Вариантлар күптөрле булырга мөмкин. Шуңа да һәркайсын төптән анализлау (укуы кызык булырмы, яңадан эш табып булырмы, ул нидән гыйбарәт булыр, ул чыннан да Сезгә яраклымы...) кирәк. Кайбер Сезгә туры килмәгән вариантларны шундук сызып атып та була.

Һөнәр сайлаганда ялгышма

Хаталар күптөрле булырга мөмкин:
-"компания" өчен генә;
-дәрәҗәле булуыннан чыгып;
-үзегезгә ошаган кешегә ияреп;
-сайлаган һөнәр Сезнең сихәтлеккә һәм шартларга туры килмәскә мөмкин;
-ата-ана шулай тели дип кенә сайлау;
-һөнәр турында мәгълүматларның инде искергән булуы да бар;
-үзеңнең ни теләгәнеңне аңлап бетермәү.

Әлеге хаталарны белеп тору Сезне ялгыш адымнардан саклар, вакытыгызны янга калдырыр, үзегезгә туры килгән һөнәр сайларга ярдәм итәр.


Азнакайга кемнәр кирәк?

Азнакай муниципаль районында бүгенге көндә инженерлар, агрономнар, зоотехниклар, ветврачлар, тракторчы-машинистлар, табиблар, токарьлар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, инженер-төзүчеләргә хаҗәтлек бар. Димәк, әлеге һөнәр ияләре җирлегебездә һичшиксез эш табачак.


Уку йортлары күп тә бит...

Бу хакта мәгълүматларны Сез уку йортлары турындагы белешмәләрдән ала аласыз. Әлбәттә, мәшгульлек үзәгендә дә ярдәм итәргә әзерләр. Үзәк тарафыннан шулай ук әледән-әле уку йортлары вакансияләре ярминкәләре үткәрелеп тора.

Сүз дә юк, уку йортларында да Сезнең белән очрашырга әзерләр. Укучылар һәм чыгарылышлар белән бу нәүбәттән үткәрелгән чараларда, очрашуларда бай белешмә бирелә. "Ачык ишекләр" көне дә Сезгә ярдәм йөзеннән үткәрелә. Интернет челтәрендә хәзер теләсә кайсы уку йорты турында тулы мәгълүмат алып була. Реклама белдерүләрен дә күздән ычкындырмагыз. Китапханәләр - Сезнең карамакта, рәхәтләнеп файдаланыгыз гына.


Һөнәрне сайлый белү - замана таләбе

Азнакай мәшгульлек үзәге мәктәп укучыларына һәм яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтә. Бу юнәлештәге эшчәнлек махсус программа нигезендә тормышка ашырыла. 2014 елның февралендә генә дә түбәндәге чаралар үтте:


19 февральдә "Белем алу. Карьера-2014" уку урыннары ярминкәсе. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та катнашты. 600дән артык укучы 15 уку йорты турында кызыклы мәгълүмат алды.

25 февральдә Лениногорск политехник көллияте чыгарылышлары һәм мәшгульлек үзәге белгечләре катнашында вакансияләр ярминкәсе үтте. Анда район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты.


27 февральдә өлкән сыйныф укучылары өчен "Кем булырга?" исеме астында конференция оештырылды. Анда Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан вәкилләр, район җитәкчеләре, Казан шәһәренең берничә югары уку йортыннан ректорлар, директорлар катнашты. Югары сыйныфларда укучылар үзләрен уйландырган, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алды, файдалы материаллар туплады.


Җирлегебездә әнә шулай бергәләп оештырылган профориентация чаралары район җитәкчелегенең күз уңында булып, кадрлар потенциалын формалаштыруда зур роль уйный. Һөнәр сайлау һәр яшь кешенең шәхси адымы гына түгел, ә барыбызның да уртак эш-бурычы ул.

2013 ЕЛНЫҢ 1 мартына

ИГЪЛАН ИТЕЛГӘН ВАКАНСИЯЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

АВТОЭЛЕКТРИК
АГЕНТ СТРАХОВОЙ
АДМИНИСТРАТОР
БАЛЕТМЕЙСТЕР
БУРИЛЬЩИК ЭКСПЛ. И РАЗВЕД.БУРЕНИЯ СКВАЖИН НА НЕФТЬ И ГАЗ
БУХГАЛТЕР
ВЕДУЩИЙ СПЕЦИАЛИСТ ОТДЕЛА БУХГАЛТЕРИИ
ВОДИТЕЛЬ АВТОБУСА
ВОДИТЕЛЬ АВТОМОБИЛЯ
ВОСПИТАТЕЛЬ ДЕТСКОГО САДА
ВРАЧ ОБЩЕЙ ПРАКТИКИ (СЕМЕЙНЫЙ)
ВРАЧ СТАНЦИИ (ОТДЕЛЕНИЯ) СКОРОЙ И НЕОТЛОЖНОЙ МЕДИЦИНСКОЙ ПОМОЩИ
ВРАЧ-АКУШЕР-ГИНЕКОЛОГ
ВРАЧ-НАРКОЛОГ
ВРАЧ-НЕВРОЛОГ
ВРАЧ-НЕОНАТОЛОГ
ВРАЧ-ОФТАЛЬМОЛОГ
ВРАЧ-ОТОЛАРИНГОЛОГ
ВРАЧ-ПСИХИАТР
ВРАЧ-ПЕДИАТР УЧАСТКОВЫЙ
ВРАЧ-РЕАНИМАТОЛОГ
ВРАЧ-СТОМАТОЛОГ
ВРАЧ-ТЕРАПЕВТ УЧАСТКОВЫЙ
ВРАЧ-ХИРУРГ
ГЛАВНЫЙ АГРОНОМ
ГЛАВНЫЙ БИБЛИОГРАФ
ГЛАВНЫЙ ЗООТЕХНИК
ДВОРНИК
ЖЕСТЯНЩИК
ЖИВОТНОВОД
ЗАВЕДУЮЩИЙ ПРОИЗВОДСТВОМ
ЗАМЕСТИТЕЛЬ НАЧАЛЬНИКА
ИНЖЕНЕР В СЕЛЬСКОМ ХОЗЯЙСТВЕ
ИНСТРУКТОР
КАМЕНЩИК
КАССИР
ЛЕСНИЧИЙ (СТАРШИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ИНСПЕКТОР ПО ОХРАНЕ ЛЕСА)
МАНИКЮРША
МАСТЕР ЛЕСА
МАСТЕР ПО КОНТРОЛЬНО-ИЗМЕРИТ.ПРИБОРАМ И АВТОМАТИКЕ
МАШИНИСТ БУЛЬДОЗЕРА
МАШИНИСТ ПАРОВОЙ ПЕРЕДВИЖНОЙ ДЕПАРАФИНИЗАЦИОННОЙ УСТАНОВКИ
МАШИНИСТ ПОДЪЕМНИКА
МАШИНИСТ ТРУБОУКЛАДЧИКА
МАШИНИСТ ЭКСКАВАТОРА
МЕДИЦИНСКАЯ СЕСТРА
МЕНЕДЖЕР
МЕХАНИЗАТОР(ДОКЕР-МЕХАНИЗАТОР)
МОТОРИСТ ЦЕМЕНТИРОВОЧНОГО АГРЕГАТА
ОВОЩЕВОД
ОПЕРАТОР МАШИННОГО ДОЕНИЯ
ОПЕРАТОР МОЕЧНОЙ УСТАНОВКИ
ОХРАННИК
ПАРИКМАХЕР
ПОВАР
ПОМОЩНИК БУРИЛЬЩИКА ЭКСПЛ.И РАЗВЕД.БУРЕНИЯ СКВАЖИН НА НЕФТЬ
ПРЕПОДАВАТЕЛЬ В КОЛЛЕДЖЕ
ПОДСОБНЫЙ РАБОЧИЙ
ПРИЕМЩИК ЗАКАЗОВ
ПРОДАВЕЦ НЕПРОДОВОЛЬСТВЕННЫХ ТОВАРОВ
ПРОДАВЕЦ-КОНСУЛЬТАНТ
ПСИХОЛОГ
РАЗНОРАБОЧИЙ
СЛЕСАРЬ ПО КОНТРОЛЬНО-ИЗМЕРИТЕЛЬНЫМ ПРИБОРАМ И АВТОМАТИКЕ
СЛЕСАРЬ ПО РЕМОНТУ АВТОМОБИЛЕЙ
СЛЕСАРЬ-ЭЛЕКТРИК ПО РЕМОНТУ ЭЛЕКТРООБОРУДОВАНИЯ
СПЕЦИАЛИСТ ПО ДИАГНОСТИКЕ
СПЕЦИАЛИСТ ПО КАДРАМ
ТЕЛЯТНИЦА
ТЕХНИЧЕСКИЙ РАБОТНИК
ТЕХНОЛОГ
ТОКАРЬ
ТРАКТОРИСТ
УЧИТЕЛЬ В ШКОЛЕ
УБОРЩИК ПРОИЗВОДСТВЕННЫХ И СЛУЖЕБНЫХ ПОМЕЩЕНИЙ
ФАРМАЦЕВТ
ФРЕЗЕРОВЩИК
ШИНОМОНТАЖНИК
ШТУКАТУР
ЭКОНОМИСТ
ЭЛЕКТРИК
ЭЛЕКТРОГАЗОСВАРЩИК
ЭЛЕКТРОМЕХАНИК
ЭЛЕКТРОМОНТЕР ПО ОБСЛУЖИВАНИЮ БУРОВЫХ
ЭЛЕКТРОМОНТЕР ПО ОБСЛУЖИВАНИЮ ЭЛЕКТРОУСТАНОВОК
ЭНЕРГЕТИК
ЮРИСТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белгечләр Азнакайга нинди һөнәр ияләре кирәклеген ачыклады