Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек ачышлар кечкенә ачышлардан башлана

Гап-гади уенчык машинага ничек җан өрергә? Утынны балтасыз ярып буламы? Кечкенә энекәшеңне яки сеңлекәшеңне нинди кызыклы уенчык белән шатландырырга? Берәүләр бу сорауларга җавапны инде күптән тапкан. 30 апрельдә Мәдәният йортында алар үз эшләрен "Яшь техник" күргәзмәсендә тәкъдим итте. Ул "Нефтемаш" заводы ярдәмендә мәгариф идәрәсе һәм Балалар иҗаты үзәге тарафыннан икенче...

Гап-гади уенчык машинага ничек җан өрергә? Утынны балтасыз ярып буламы? Кечкенә энекәшеңне яки сеңлекәшеңне нинди кызыклы уенчык белән шатландырырга? Берәүләр бу сорауларга җавапны инде күптән тапкан.

30 апрельдә Мәдәният йортында алар үз эшләрен "Яшь техник" күргәзмәсендә тәкъдим итте. Ул "Нефтемаш" заводы ярдәмендә мәгариф идәрәсе һәм Балалар иҗаты үзәге тарафыннан икенче елын оештырыла.

Күргәзмәне ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин яшь техникларга киләчәктә дә уңышлар һәм бөек ачышлар теләде.

Узгаен ел "Нефтемаш" заводы күргәзмәдә катнашкан укучыларга Мәскәүгә сәяхәт бүләк иткән иде, быел да аларны башкала көтә. Җиңүчеләргә шулай ук сертификатлар тапшырылды.

-Балаларда техник иҗатка кызыксыну уяткан һәм сәләтләрен үстерергә ярдәм иткән завод директоры Марат Гайсинга, занятиеләр үткәрүче белгечләргә зур рәхмәтлебез. Бу күргәзмәдә 35 укучының эше куелды: үз куллары белән төрле материаллардан ясалган станоклар, җиһазлар, макетлар, машиналар, уенчыкларны күрергә мөмкин. Сәләтле балаларыбыз күп, елдан-ел катнашырга теләүчеләр саны арта, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

Актүбә 2 нче мәктәбенең 8 нчы сыныйфында укучы Денис Муравьев мондый чарада беренче елы гына.

-Без үз йортыбыз белән торабыз, тавыклар асрыйбыз. Уйладым да, бодай тарта торган тегермән ясарга булдым. Бу эшемдә технология укытучым Сергей Крючков ярдәм итте, - ди ул.

Урсай мәктәбеннән Рамазан Гатауллин да утын яруның җайлы ысулын тапкан.

-Бу җайланма белән ботаклы агачны да яруы җиңел. Күршеләргә дә ярдәм итәм. Трактор ясарга уем бар, - ди.

Шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбе күргәзмәдә икенче елын катнаша. Узган ел алар грант отып, "Автомодельләштерү" түгәрәген оештырып җибәргән иделәр.

-Малайлар бик теләп йөри, занятиедән куып кайтарып булмый, - ди технология укытучысы Риф Хаҗиев. - Егет кеше өчен киләчәктә кирәкле һөнәр. Алар кечкенәдән машина җыю серләренә төшенеп үсәләр.

Яшь техникларның иҗат җимешләре белән көн дәвамында шәһәребез мәктәпләре укучылары танышты.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек ачышлар кечкенә ачышлардан башлана