Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БДИның кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукын бирүче закон проекты әзер

Бердәм дәүләт имтиханының кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукы бирүне күздә тоткан закон проекты әзерләнгән. Аның авторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта ул бүген Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашуда хәбәр итте. "Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучысы химия, биология, физика кебек фәннәрдән...

Бердәм дәүләт имтиханының кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукы бирүне күздә тоткан закон проекты әзерләнгән. Аның авторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта ул бүген Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашуда хәбәр итте.

"Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучысы химия, биология, физика кебек фәннәрдән имтиханны туган телендә тапшырырга тели ди. Аның андый хокукы булырга тиеш. Әлбәттә, бу һичшиксез шулай булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Биредә кеше хокукы турында сүз бара. Мәктәп баладан шул рәвешле имтихан алырга әзер икән, нишләп моны эшләмәскә", - дип билгеләп үтте ул. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бу мәсьәләдә киңәшләшүләр алып барылган. Туган телдә имтихан тапшыру мөмкинлеге һәр фәннән контроль үлчәү материалларын әзерләүне күздә тота. Моның өчен, билгеле, өстәмә чыгымнар, кадрлар таләп ителә. Нәтиҗәдә, закон проекты әлегә шул этапта туктап калган.

Ничек кенә булмасын, һәр баланың имтиханны туган телендә тапшыру хокукы булырга тиеш. Мәктәп аңа бу мөмкинлекне тудыра аламы, юкмы - монысы икенче мәсьәлә, диде РФ Дәүләт Думасы депутаты. Аның фикеренчә, яшь буынга туган телне өйрәтү мәсьәләсендә төп игътибарны балалар бакчаларына юнәлтү зарур. Израильдә, мәсәлән, тел өйрәтүне күдә тоткан белем бирү программалары, проектларының барысы да диярлек 4-5 яшьлек сабыйларга юнәлтелгән. Сабыйлар кече яшьтән бернинди авырлыкларсыз берьюлы 3-4 тел өйрәнә, дип мисал китерде Илдар Гыйльметдинов. Ул Татарстанда рус һәм татар телләренең дәүләт телләре булын искәртте. Соңгысын мәктәпләрдә теләгән кеше генә өйрәнсен дигән тәкъдимнәргә кайтгый рәвештә каршы булуын ассызыклады.

"Татарстанда татар теле буенча мәктәп программасы шактый катлаулы, аны кичекмәстән үзгәртергә кирәк. Татар балаларына 2нче сыйныфтан ук грамматика өйрәтеп, без сабыйларда да, аларның әти-әниләрендә дә телебезгә карата нәфрәт кенә уятабыз. Рус телле балаларның программалары бераз җиңелрәк булганлыктан, хәтта алар да татар телен яхшырак аңлый башлый. Телгә карата мәхәббәт уяту өчен мәҗбүриләү түгел, иң беренче чиратта, әкиятләр, шигырьләр, җырлар, интерактив уеннар аркылы сабыйларны тел мохитенә җәлеп итү кирәк.

Очрашуда катнашкан күренекле тарихчы, академик Фаяз Хуҗин фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшыру таләп ителгәнлектән, бүген Татарстан урта белем бирү йортлары русча укытуга күчә. Хәтта авыл мәктәпләрендә дә математика, химия, биология, физика кебек дәресләрне балалар рус телендә укый. Өстәвенә, аныңча, соңгы елларда белем бирү программасында милли компонентка бөтенләй урын калмаган. Элек мәктәпләрдә укучылар Татарстан тарихын өйрәнгән булса, фәннән билгеләр куелмагач, хәзер бу мәсьәләдә контроль юк дәрәҗәсендә, дип борчу белдерде галим.

Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, 2013 елда кабул ителгән "Мәгариф турында"гы федераль закон нигезендә белем бирү оешмаларына кирәкгеннән артык вәкаләтләр бирелгән: хәзер алар укыту программаларын үзләре билгеләргә һәм расларга хокуклы. Нәтиҗәдә, милли төбәк компонентына каралган сәгатьләрне алар, әти-әниләр комитеты белән килештереп, башка фәннәргә бүлеп бирәләр.

Бу проблема төбәкләрдә татар милли компонентлы мәктәпләр ачарга омтылыш ясаганда да килеп чыга. Татарлар күпләп яшәгән җирләрдә әти-әниләрне җыеп, аларның балаларына татар телен укыту тәкъдиме белән чыгабыз. Әмма алар туган телләрен сабыйларына өйрәтүне кирәк дип тапмый һәм башка "кирәгрәк" фәннәрне сайлый. Закон нигезендә бу күренешкә каршы чыгып булмый. Илдар Гыйльметдинов бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә кирәклеген әйтте, юкса балаларыбыз укытучылар һәм әти-әниләр теләгән фәннәрне генә укыячак, дип билгеләп үтте ул.


tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИның кимендә берсен туган телдә тапшыру хокукын бирүче закон проекты әзер