Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бай тарихлы Урманай

Китапта Урманай җирлегенә караган алты авыл тарихы чагылган

Районыбыз сәхифәсенә тагын бер яңа басма өстәлде: күптән түгел  «Бай тарихлы Урманай» китабы дөнья күрде. 11 сентябрьдә зурлап аны тәкъдир иттеләр.

Әлеге истәлекле вакыйга Урманай мәдәният йортына авыл халкын, район җитәкчелеген, читтә яшәүче авылдашларны һәм башка күп санлы кунаклар җыйды.

Ишек катында каршы алган аллы-гөлле чәчәкләр гөлләмәсе фойеда районыбызга багышланган китаплар, уңган хуҗабикәләрнең кул эшләре, хуҗалык итүнең төрле елларын чагылдырган фотоальбомнар, кызыклы экспонатлар күргәзмәләре белән дәвам итте.

Залда алма төшәр урын юк. Кичә авылга беренче нигез салуны тасвирлаган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм «Татнефть» җәмгыятенең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры Азат Ягафаров китап чыгаруда үз өлешләрен кертүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

– «Урманай» совхозы директоры булып эшләгән һәм күркәм эшләре белән биредә үзенең якты эзен калдырган Фердинад Ягафаров истәлегенә бер ел элек мемориаль такта ачканда шушы уй белән киткән идек. Һәм менә авыл тархын чагылдырган, күләме ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да бик зур булган китап чыкты. Бу – безнең районыбыз тарихына багышланган унберенче басма, – диде Марсель Шәйдуллин.

Ул туган авылына, районга һәрдаим ярдәме өчен Азат Фердинанд улына тирән рәхмәтен җиткерде.

– Әти үзе эшләгән чорлар турында яза башлаган иде, әмма барысына да җитешә алмады. Бу китапка аның Урманайда куйган хезмәте һәм истәлекләре дә кергән. Бүген безнең гаилә өчен зур вакыйга. Авыл тарихы киләчәк буын өчен дә бик әһәмиятле, балалар үткәнне белеп үссеннәр, – дип үз чиратында Азат Ягафаров  әлеге зур эшне башкаручыларга рәхмәтен әйтте.

Китап, чыннан да, бик бай эчтәлекле. Анда Урманай җирлегенә караган алты авыл тарихы чагылган. Югалган Көчле Бүләк, Галимова, Моратовка, Май заводы авыллары кешеләре дә материаллар китергәннәр.

– Китапның редакторы Илдус Гыйләҗев иде. Ул безгә авылның тулы матур тормышын ачып салуда зур сабак бирде. Кызганыч, бу легендар шәхеснең соңгы проекты булды. Без аны бүген дә кадерләп искә алабыз. Китапка материал туплауда ветераннарыбыз да, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре дә зур көч куйдылар, – ди китапның җаваплы редакторы Эльвира Ихсанова.

Тарих бүлеген төзүдә, Уфа, Самара архивларында эзләнеп, язучы Марсель Гарипов ярдәм иткән. Ул хәтта Урманай авылының килеп чыгышын Алтын Урда чоры белән бәйләгән. Казанда яшәүче авылдашлары, мәгариф министрлыгында эшләгән Фирдәвес Шәрәфиева дә тарих бүлегенә саллы материаллары белән өлешен керткән.

Китапта Фердинад Ягафаров турында бүлек зур урын алып тора.

– Бөтен җирдә әлеге тырыш җитәкченең матур истәлекләре саклана. Авылның бүгенге төзеклеге өчен аңа бурычлыбыз. Һаман да күркәм эшләре дәвам итә, инде улларының ярдәмен тоябыз, – ди Урманай авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров.

Фидакарь хезмәтчәннәр, сугыш һәм тыл ветераннары, атаклы шәхесләр, иҗат әһелләре, географик атамалар – китапта авыл барлыкка килгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр барган үзгәрешләр, кешеләр язмышы сурәтләнгән.

Бер генә гаилә дә читтә калмаган.  Хәтта «Хәтер» китабына кермәгән якташларын да эзләп тапканнар.

– Елый-елый укымалы китап! Бөтен нәселебез, бергә эшләгән хезмәттәшләрем кергән. Борынгы фотосүрәттә бабамны күреп тә шаккаттым, – ди Роза Абдуллина.

Өйләренә кайткач әле һәркем аның һәр битен ачып укыр, үзенә бик күр серләр ачар, мәгълүмат алыр.

Китапны тәкъдир итү кичәсен «Азнакай гүзәлләре» триосы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Миргаяз Шәрәфиев, Ландыш Шәрәфиева, Илдус ага Гыйләҗевның Урманайга багышланган шигыренә атап көй язган Резеда Гыйләҗева башкаруында җырлар, виртуоз баянчы Азат Вәлиев бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев