Бай тарихлы Азнакай үзенә тарта
Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерүгә игътибар артты. Дөресен әйтик, әлегә кадәр туризмның бу тармагы белән кызыксыну булмады диярлек. Инде менә боз кузгалып бара кебек. Республиканың көньяк-көнчыгышында туристлыкны үстерүгә җаваплыларның берсе - Марс Хаҗиев белән әңгәмәбез менә шушы яңа тармак һәм аның Азнакайда үсеш перспективалары хакында. -Марс Миңнәхмәтович, Татарстанда авыл...
Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерүгә игътибар артты. Дөресен әйтик, әлегә кадәр туризмның бу тармагы белән кызыксыну булмады диярлек. Инде менә боз кузгалып бара кебек. Республиканың көньяк-көнчыгышында туристлыкны үстерүгә җаваплыларның берсе - Марс Хаҗиев белән әңгәмәбез менә шушы яңа тармак һәм аның Азнакайда үсеш перспективалары хакында.
-Марс Миңнәхмәтович, Татарстанда авыл туризмын камилләштерүгә багышланган республика киңәшмәсендә җитәкчеләр һәи туристик оешма вәкилләре авыл туризмын бары тик Казанга якын урнашкан (100 чакрымнан артмаган арада) районнарда гына оештыру кирәк дигән фикер әйттеләр. Димәк, башкаладан ерактагы Азнакай бу исемлеккә керми?
- Киңәшмәдә сүзнең нигездә чит ил туристларына хезмәт күрсәтү турында баруын да онытмыйк. Безнең бит әле эчке туризм да бар. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге кемне дә үзенә җәлеп итәрлек, ә инде Азнакайны, гомумән, аның тарихи-мәдәни үзәге саныйбыз. Аның белән чит ил туристлары да кызыксына, Россиянең башка төбәкләре дә, татарстанлыларның үзләре турында әйтәсе дә юк... Әле менә узган ялларда гына Әлмәттән бер төркем булып китте. Алар Актүбә бистәсе белән танышты, ат спорты мәктәбен бик ошаттылар, бистәдә эшләнгән сувенирлар белән кызыксындылар, Чалпы авылында ял иттеләр, чаңгы шудылар... Бик нык күңелләре булып, азнакайлыларның кункчыллыгына хәйран калып, үзләре өчен бик күп яңалыклар ачып, райондагы үзгәрешләргә сокланып киттеләр.
-Әйе, Сезнең белән килешми мөмкин түгел, Азнакаебызның һәр авылы бай тарихлы, оста куллы кешеләрен аласыңмы, тарихи һәйкәлләрен... Аларны таныту, бөтен дөнья белерлек, кызыксынып килерлек итеп тәкъдир итү дә кирәк бит әле?
-Сүз дә юк. Бу җәһәттән һәр авыл биләмәсе җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, авыл активы, тарих укытучылары алдына зур бурычлар куела. Бу эшчәнлекне инде күптән алып барган, туризмга яшьләрне киң тарткан Анатолий Байков, Владимир Соколовлар бар сездә. Туристлык маршрутына кертү өчен һәр объект (авыл, тарихи урын, хуҗалык һ.б.) турында буклетлар эшләү күздә тотыла. Эчке туризмны үстерүнең максатлары билгеләнеп, конкрет бурычлар куелды. Монда Азнакай халкының да ярдәменә өметләнәбез: шул ук тарихы урыннарны ачыклауда, куллары белән кем әйтмешли, төймә төйгән иҗат осталарын, кызыклы кешеләрне, әлегәчә беленмәгән легендар шәхесләрне барлауда, авыллар тарихын яңартуда... Бу мәгълүматларны җыючы, туплаучы координатор да билгеләнде, ул - "Патриот" фонды директоры Данис Мусин. Үз эшчәнлекләре белән кызыксындырган фермерлар да табылыр. Әнә, Биектау районында страуслар үрчетеп яткан Котдусовлар гаиләсе крестьян-фермерлык хуҗалыгындагы аккош, күркә, фазан ише кошларны да күрсәтеп, елына якынча 2 меңгә якын турист кабул итеп, моны бер кәсеп итеп акча эшләп ята бит әле. Азнакайлылар шуны булдырмаслык мени?! Теләк кенә кирәк. Борын-борыннан һәр авылның үзенә генә хас кәсебе булган: киез итек басу, көмештән бизәнү әйберләре ясау, тегермән корып, он тарту, ат үрчетү, тимерчелек һ.б. эшләр белән шөгыльләнгәннәр. Ә нигә Азнакай авылларында да һөнәрчелекне яңартмаска?!
Гомумән, Азнакайда туристларны алып барыр урыннар да, күрсәтерлек эшләр дә, игътибарны җәлеп итәрлек яңалыклар да җитәрлек һәм киләчәктә аларның тагын да арта торасына иманым камил. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин да районны чын мәгънәсендә туристлык үзәге итү ягында. Бу юнәлештә барыбыз бергәләп эшләсәк, максатка ирешербез, шәт.
Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанга 2,5 миллион турист килгән.
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев