Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батырлыкка урын бар

Яу кырында гына түгел, батырлыкка тыныч тормышта да урын бар. Әнә, Азнакайдагы 7 нче мәктәптә уку елы башыннан беренче линейкага җыелган көнне үк 10нчы сыйныфта укучы сабакташлары Мотыйгуллин Романның батырлык гамәле кылуын белеп, аның өчен горурлык, соклану хисләре кичерделәр. Шулай булмыйча, аларның мәктәбендә өр-яңа батыр барлыкка килде бит. ... Ул...

Яу кырында гына түгел, батырлыкка тыныч тормышта да урын бар.
Әнә, Азнакайдагы 7 нче мәктәптә уку елы башыннан беренче линейкага җыелган көнне үк 10нчы сыйныфта укучы сабакташлары Мотыйгуллин Романның батырлык гамәле кылуын белеп, аның өчен горурлык, соклану хисләре кичерделәр. Шулай булмыйча, аларның мәктәбендә өр-яңа батыр барлыкка килде бит.
... Ул көнне Романның Ишкәев исемендәге парктан узып барышы була. Кинәт аңа «Батыр» кафесы янындагы сулыкта кемдер ярдәм сорап кычкырган кебек тоела һәм ул ике дә уйлап тормый ярдәмгә ташлана. Шулай итеп Роман әле яшәргә дә өлгермәгән кечкенә 3 яшьлек баланы су тобеннән алып, тормышын саклап кала.
- Роман бик кыю, игелекле, иптәшләренә һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Аның мондый кыю адым ясавына бер дә аптырамадык. Шундый кыю ул тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәт. Мотыйгуллин - безнең мәктәпнең горурлыгы, башкалар өчен үрнәк булып тора, - ди мәктәп директоры Рәфкать Мөгътәсимов.
Без яшьләрне һаман саен ачуланабыз, үз-үзләрен тотышларына ризасызлык белдерәбез. Ә алар арасында әнә шулай батырлык кылырдай чын ир-егетләр үсеп килә. Чираттагы атналык киңәшмәдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Романга һәм шундый кешелекле ул үстергән Мотыйгуллиннар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батырлыкка урын бар