Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батыр булу гына да җитми...

Бу көннәрдә батырлык, кыюлык үрнәкләре күрсәтүче, кайчагында үзләренең гомерләрен дә куркыныч астына куючы МЧС хезмәткәрләре үзләренең юбилейлары, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан Азнакай районы МЧС бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәйруллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Рөстәм Таһирович, юбилей якынлашкан көннәрдә без гадәттә ерак үткәннәргә борылып карыйбыз. Эшләгән эшләребезгә нәтиҗә...

Бу көннәрдә батырлык, кыюлык үрнәкләре күрсәтүче, кайчагында үзләренең гомерләрен дә куркыныч астына куючы МЧС хезмәткәрләре үзләренең юбилейлары, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан Азнакай районы МЧС бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәйруллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Рөстәм Таһирович, юбилей якынлашкан көннәрдә без гадәттә ерак үткәннәргә борылып карыйбыз. Эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйбыз.

- Безнең 87 нче янгын часте 1994 елның 1 гыйварында оешкан. Ә 2001 елда янгын сагы хезмәте МЧС составына кертелде. МЧС төшенчәсе киңкырлы. Ул гадәттән тыш, табигый, көнкүрештә туган бәла-казаларга каршы көрәшә. Янгын чыктымы? Балыкчылар боз белән агып барамы? Мәче баласы торбага кереп кысылганмы... МЧСка шалтырат! Кыскасы, биредә төрле бәла-казалардан коткаручылар эшли.

Шәхси составны үз эшен яхшы белгән кыю ул һәм кызлар белән туплауда ветеран җитәкчеләребез Ифтирам Авзалов, Рәфис Зарипов, Илгиз Маһиановлар зур өлеш керттеләр. Инспектор Җәмил ага Мөхитов та коллектив тарихына эчкерсез, тырыш хезмәткәр буларак кереп калды. Аларның матур эшләре, якты истәлеге безнең күңелләрдә саклана. Ветераннарыбыз Гөлзәрия Гәрәева, Сәрия Гәрәйшина, Гомәр Зиннуровлар эшлекле киңәшләрен бирәләр, яшь буынга остаз булып торалар. Каравыл начальниклары Ленар Галәүов, Ленар Мәйлүнов; каравыл начальнигы ярдәмчесе Илгиз Закиров, бүлекчә командиры Нәсих Сабиров, Марсель Мәрданшин; янгын сүндерүчеләр Азат Сәлахов, Радик Насыйбуллин, Радик Мофаздалов, Наил Закуанов һәм башка бик күпләр өлкән буынның матур традицияләрен лаеклы дәвам итәләр.

- МЧС хезмәткәре нинди булырга тиеш?

- Әлбәттә, яхшы физик хәзерлек, армиядә хезмәт итеп кайтуы, суд җаваплылыгына тартылмаган булуы шарт. Әмма болар гына җитми әле. Коткаручы психологик яктан да камил булырга тиеш. Көчле, батыр, кыю булып та, кан күргәч, аңын югалтса, бу кеше коткаручы булып эшли алмый. Биредә таләпләр бик катгый. Квартал саен хезмәткәрләрнең физик, психологик, тактика һәм теория буенча хәзерлекләрен катгый тикшереп торалар. Култык астына икешәр кешене кыстырып алып китәрлек таза бер ир турникта күтәрелә алмады. Чөнки бик нык юанаеп киткән. Монда эшләү өчен аңа бер ай эчендә 20 килограммын "ташларга" туры килде. Без шулай ук шәһәр, авылларның һәр почмагын, кайда нәрсә урнашканын, кайда нинди баскыч куярга мөмкинлеген, иң кыска юлны... белеп торырга тиешбез. Чөнки безнең эштә фаҗиганы булдырмый калдыру өчен секундлар да хәлиткеч роль уйный. Шәхси состав теләсә нинди табигать шартларында, теләсә нинди гадәттән тыш хәлләр, вакыйгаларда һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Бөтен кеше һәлакәт, гадәттән тыш хәл булган урыннардан йөгерсә, безнекеләр киресенчә шунда баралар. Батырлык, кыюлык, түземлек ... МЧСлыларга хас сыйфатлар әнә шулар.

Форсаттан файдаланып, барлык ветераннар, шәхси состав, аларның якыннарын бәйрәм белән котлыйм. Ил-көннәребез имин булсын. Сәламәтлек, авыр һәм катлаулы эшләрендә уңышлар телим. Ә азнакайлыларның беркайчан да бәла-казага юлыкмауларын, безнең турыда бары тик ишетеп кенә белсеннәр иде дип телисе килә.

Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Юбилейлары һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, МЧС хезмәткәрләренә район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлавын юллады. "Сез район халкының иминлеге, тынычлыгы сагында торасыз. Авыр, куркыныч хезмәтегез, кыюлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Бәхет, ныклы сәламәтлек, авыр эшегездә уңышлар телибез!" диелә тәбрикләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батыр булу гына да җитми...