Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батыр авылдашларыбыз белән очраштык

Югары Стәрле Мәдәният йортында укучылар Әфганистанда һәм Чечняда хезмәт иткән авылдашларыбыз Илшат Солтанов, Минсабир Хәйбрахманов, Нәфис Габделхаков, Назир Мәрдәншин, Илшат Миннегалиев, Ирек Кәрәмуллин, Равил Сөләйманов белән очраштылар. Әфган сугышы ветераны,вакытсыз арабыздан киткән Наил Бәдертдиновны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Укучылар кыю якташларының чыгышын кызыксынып тыңлады. Бу алар өчен батырлык...

Югары Стәрле Мәдәният йортында укучылар Әфганистанда һәм Чечняда хезмәт иткән авылдашларыбыз Илшат Солтанов, Минсабир Хәйбрахманов, Нәфис Габделхаков, Назир Мәрдәншин, Илшат Миннегалиев, Ирек Кәрәмуллин, Равил Сөләйманов белән очраштылар. Әфган сугышы ветераны,вакытсыз арабыздан киткән Наил Бәдертдиновны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Укучылар кыю якташларының чыгышын кызыксынып тыңлады. Бу алар өчен батырлык һәм патриотизм дәресе дә булды.

Авылыбыз депутаты Илмир Сөнәгатов хөрмәтле кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан бильярд, теннис уйнап, киләсе елда да исән-имин очрашырга язсын дип таралыштык.

Лениза Сөнәгатова, Югары Стәрле мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батыр авылдашларыбыз белән очраштык