Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башкортстан Югары Суды хөкемдары Фәһим Мифтахов элек Азнакай 7 нче урта мәктәбендә укыткан

- Да, малай, талантларга, күренекле шәхесләргә бай як сезнең Азнакай, - дигән иде быел язын Чалпы урта мәктәбендә шушы авылда туып үскән, XVIII-XIX гасыр татар дөньясының танылган мәгърифәтчесе, бөек гыйлем иясе Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта кую тантанасыннан хисләнгән, кайчандыр Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә бер төркемдә укыган сабакташым, шагыйрь,...

- Да, малай, талантларга, күренекле шәхесләргә бай як сезнең Азнакай, - дигән иде быел язын Чалпы урта мәктәбендә шушы авылда туып үскән, XVIII-XIX гасыр татар дөньясының танылган мәгърифәтчесе, бөек гыйлем иясе Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта кую тантанасыннан хисләнгән, кайчандыр Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә бер төркемдә укыган сабакташым, шагыйрь, бүген инде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, икәүдән-икәү генә калгач.


Чыннан да, тарих чоңгылларына кереп тормыйча, үзебез белән бер чорда яшәгән, аралашкан, Азнакай төбәген республика, ил күләмендә таныткан якташларыбыз да, саный, барлый китсәң, шактыйга җыела икән.

Араларында районыбыз горурлыгы булган сугыш һәм хезмәт Геройлары да, югары хәрби дәрәҗәгә ирешкән адмирал-генералларыбыз, танылган артист-җырчыларыбыз, табибларыбыз, әдип-шагыйрьләребез, югары инстанцияләрдә эшләүче прокуратура-суд хезмәткәрләре дә бар. Шуларның берсе - бүгенге көндә күрше Башкортстан Республикасы Югары Суды хөкемдары булып эшләүче Фәһим Мифтахов.


Аның белән без беренче тапкыр моннан кырык елга якын элек Казанда студентларның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагында танышкан идек. Җыйнак төз гәүдәле, дулкынланып торган көдрә чәчле, җитдилеге йөзенә килешеп торган егетнең үзебезнең районның Буралы авылыннан, җитмәсә, армиядә хезмәт итеп кайткан булуы да, үзара мөнәсәбәтләрнең якынаюына сәбәп булгандыр.


...Ул вакытта үзе турында сөйләгәннәрдән хәтердә сакланып калган истәлекләр буенча, Фәһим 1953 елның көзендә - Чаян йолдызлыгы астында, Сәкинә һәм Мәхмүт Мифтаховларның тату, эшчән гаиләсендә өченче малай булып дөньяга килә. Аның үсмерлек елларында әтисе авыл Советы рәисе, колхозда агроном, зоотехник, бригадир булып эшли. Әнисе гомерен балаларга белем бирү, мәдәният өлкәсенә багышлый.


Урта мәктәпне ул авылыннан ерак булмаган Александровка урта мәктәбендә тәмамлый. Шул ук елның көзендә армиягә алына - Совет гаскәрләренең Үзәк төркеме составында Чехословакиядә хезмәт итә.


1973 елның ноябрендә армия срогын тутырып кайткан кичәге солдатны район мәгариф бүлеге Әсәй сигезьеллык мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгели. Көндез балалар белән шөгыльләнсә, кичләрен урта белем алучы авыл яшьләренә тарих фәне буенча сабак бирә Фәһим Мәхмүт улы.

Бер үк вакытта Чапаев исемендәге колхозның комсомол оешмасын да җитәкли. Биредә яшьләр белән эшләгән дәверендә аның оештыру сәләте ачыла - комсомол җыелышлары уздыру, взнослар җыю тәртипкә салына, төрледән-төрле кызыклы чаралар, клуб каршында халык театры оештырыла.

Үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы алдынгы яшьләрне бәйрәмнәрдә халык алдында тәбрикләү, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру кебек матур гадәтләр гамәлгә кертелә. Яшьләр лидеры башлангычларын колхоз рәисе Сәбәх Хәсәншин һәрдаим хуплап, аларны тормышка ашыруга матди ярдәм күрсәтеп торгач, комсомол вожагының эше тагын да алга китә. Аның эшчәнлеген күзәтеп барган ВЛКСМ райкомының I секретаре Әнәс Исхаков аны райкомол инструкторы вазифасына чакырып ала.


Биредә 6 ел эшләү дәверендә Фәһим Мифтахов бүлек мөдире, комсомол райкомының II секретаре дәрәҗәсенә үсте, ВЛКСМ Үзәк һәм өлкә комитетлары бүләкләренә лаек булды, Казан дәүләт университетының тарих-филология һәм юридик факультетларын тәмамлады. Аннан соң Азнакай эчке эшләр идарәсе җитәкчесенең сәяси эшләр буенча урынбасары булды, шәһәрнең 7 нче урта мәктәбендә балалар укытты.


...1994 елны үзенең алдагы тормышын тамырдан үзгәрткән зур борылыш чоры дип саный Фәһим Мәхмүт улы. Ул Бөгелмә шәһәр судына судья итеп сайлана. Биредә 18 ел эшләп, зур тормыш тәҗрибәсе туплый. Шуңа да узган ел азагында Башкортстан Республикасы Югары Суды судьясы ваканциясенә конкурс игълан ителгәч, һич икеләнмичә анда катнаша һәм җиңеп чыга. Бүген ул җинаятьләр белән бәйле эшләр буенча хөкемдарлык итә.


Ә шәхси тормышына килгәндә, бу өлкәдә дә үзен бәхетле саный Фәһим Мифтахов. Кайчандыр Әсәй авылында эшләгәндә танышкан-кавышкан хатыны Нурдидә ханым белән алар ике кыз - Эльвира белән Эльзаны тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә әтиләре юлын сайлады - югары юридик белем алды. Һәрберсенең бүген үз тормышы, үз гаиләсе. Әти-әниләрен алар ирешкән уңышлары, оныклары белән сөендереп яшиләр.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башкортстан Югары Суды хөкемдары Фәһим Мифтахов элек Азнакай 7 нче урта мәктәбендә укыткан