Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баш табиб хәл белеште

Район ветераннар советында төрле тармакларда эшләүче җитәкчеләр белән очрашулар даими оештырылып тора. Күптән түгел узган очрашуга районның баш табибы Айдар Шәмсетдинов килде. Ул ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та катнашында элегрәк булган шундый сөйләшүдә әйтелгән һәм өйрәнеп хәл итү соралган тәкъдим-гозерләр уңаеннан чыгыш ясады. Залдагыларның яңа фикерләрен тыңлап, тәфсилле...

Район ветераннар советында төрле тармакларда эшләүче җитәкчеләр белән очрашулар даими оештырылып тора.

Күптән түгел узган очрашуга районның баш табибы Айдар Шәмсетдинов килде. Ул ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та катнашында элегрәк булган шундый сөйләшүдә әйтелгән һәм өйрәнеп хәл итү соралган тәкъдим-гозерләр уңаеннан чыгыш ясады. Залдагыларның яңа фикерләрен тыңлап, тәфсилле җаваплар бирде. Айдар Халәфетдин улы бер уңайдан Сәламәтлек көне чараларына да тукталды, аның быел өлкән яшьтәгеләр саулыгын саклау мәсьәләләренә багышланган булуын ассызыклады һәм 7 апрельдә поликлиникада барлык белгечләрдән дә консультация алу мөмкинлеге тудырылуын әйтеп, өлкәннәрне сәламәтлекләрен тикшертүгә килергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев