Баш автоинспектор Азнакайда
Узган атна азагында Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкәт Миңнеханов Азнакайга килде. Эш визитын ул 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булудан башлады. Юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган театральләштерелгән "Светофор" тамашасы белән биредә аны бакча балалары каршы алды. Рифкәт Миңнеңанов тәрбияләнүчеләр белән аралашты, юл йөрү куркынычсызлыгына кагылышлы төрле сораулар бирде....
Узган атна азагында Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкәт Миңнеханов Азнакайга килде.
Эш визитын ул 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булудан башлады. Юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган театральләштерелгән "Светофор" тамашасы белән биредә аны бакча балалары каршы алды. Рифкәт Миңнеңанов тәрбияләнүчеләр белән аралашты, юл йөрү куркынычсызлыгына кагылышлы төрле сораулар бирде. Юкка гына: "Бала авызыннан ихласлык бөркелә", - димиләрдер шул. Алар биргән риясыз җаваплар очрашуда катнашучы өлкәннәрнең йөзендә елмаю чаткылары уятты.
Рифкәт Нургали улы коллективта юл куркынычсызлыгы таләпләрен пропагандалауның яхшы куелышын билгеләде һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча махсуслаштырылган автокласс бүлмәсенә җиһазлар алуга сертификат тапшырды.
Аннан соң ул ЮХИДИ бүлекчәсендә сорау белән килгән гражданнарны кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев