Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барсы да үзебезгә бәйле

Ел саен 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә туберкулез дөньяда иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Россиядә дә хәл киеренке кала, барлык йогышлы авырулардан чыгып караганда, нәкъ менә туберкулез белән чирләүчеләр күбрәк үлә. Татарстанда узган ел бу авыруның 1898 очрагы теркәлде. Ә инде Азнакайдагы...

Ел саен 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә туберкулез дөньяда иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Россиядә дә хәл киеренке кала, барлык йогышлы авырулардан чыгып караганда, нәкъ менә туберкулез белән чирләүчеләр күбрәк үлә. Татарстанда узган ел бу авыруның 1898 очрагы теркәлде. Ә инде Азнакайдагы хәл торышына килгәндә, туберкулездан үлем-китемнәр соңгы берничә елларда республиканың уртача күрсәткечләреннән түбән. Узган ел, мәсәлән, туберкулез белән чирләүнең 17 очрагы теркәлде, авыручылар арасында ике баланың һәм яшүсмернең дә булуы һәм биш кешенең үлүе, сүз дә юк, зур борчу тудыра.

Туберкулез кешеләр һәм хайваннар арасында була торган йогышлы авыру. Ул теләсә кайсы органга, бигрәк тә үпкәләргә зыян сала. Авыру һава аша йогарга мөмкин. Әмма бары тик чирле кеше белән озак вакыт дәвамында бергә яшәгәндә генә һәм инде ул организмга да бәйле: иммун системасы ныклы һәм ризык сыйфатлы, кеше өчен кирәкле матдәләргә бай булганда, чир баш калкыта алмый.

Төп профилактик чара - вакытында БЦЖ вакцинасы ясату, бигрәк тә бала туу белән. Ә инде кирәк булганда өстәмә прививка 7 һәм 14 яшьтә ясала.

Туберкулез авыруы флюорографик тикшерү вакытында ачыклана. Шуңа күрә дә аны вакыты җиткән саен үтеп тору кирәк.

Бу - дәвалана торган авыру. Хәзерге медицина яңа технологияләргә, дәвалау ысулларына ия. Әмма чирне никадәр иртәрәк дәвалый башласаң, шулкадәр яхшырак. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз! Табибка күренеп тору мәслихәт.

Ә.Нургалиев, "Эпидемиология һәм гигиена үзәге"нең Азнакайдагы ФБУЗ табиб-эпидемиологы, район үзәк сырхауханәсенең медицина профилактикасы хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев