Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар яклап та уңган

Һәрчак ачык күңелле, ярдәмгә әзер торучы Рәмис Кәримов 24нче янгын сүндерү частенда эшли башлавының беренче көннәреннән үк коллективта ышаныч һәм абруй казанды. 2 ел эчендә ул яшь хезмәткәрләрнең лидерына әверелде. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган һәм хәзер дә җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Рәмис үзенең шәхси үрнәге белән сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый,...

Һәрчак ачык күңелле, ярдәмгә әзер торучы Рәмис Кәримов 24нче янгын сүндерү частенда эшли башлавының беренче көннәреннән үк коллективта ышаныч һәм абруй казанды.

2 ел эчендә ул яшь хезмәткәрләрнең лидерына әверелде. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган һәм хәзер дә җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Рәмис үзенең шәхси үрнәге белән сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый, хезмәттәшләренең дә физик яктан әзерлекле булуы өчен тырыша.

Кеше һәрьяклап та камил булырга тиеш, - дип уйлый Кәримов һәм үзе дә шуңа омтыла. Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы янгын частьлары арасында узган үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында ул даими рәвештә катнашып призлы урыннар яулый. Янгын хезмәте, хезмәттәшләре турында гитарада уйнап җырлавы беркемне дә битараф калдырмый.

- Бары тик монда гына дуслыкның ни икәнен аңлыйсың. Чөнки бердәм булганда, дустың өчен утка да, суга да керергә әзер торганда гына янгынга каршы көрәшергә була. Һәрбер дежур каравыл - ул үзе бер команда. Алар инде гаиләләре белән дә дуслашып беткәннәр, шатлык-кайгылары да уртак, - ди Рәмис Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев