Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар эшкә дә өлгерү өчен нишләргә? Азнакайлыларга берничә файдалы киңәш

Хәзерге заман искитмәле җитезлеге, ягъни кызу ритмы белән аерылып тора. Туган-тумача белән кунакка йөрешергә дә, Мәһдиев әсәрләрендә сурәтләгәнчә капка төбендә рәхәтләнеп гәп корып утырырга да вакыт юк инде безнең. Мәгълүм әйтемдәгечә: "вакыт - ул акча". Эштә дә үзеңне уңай яктан күрсәтергә кирәк, җәмәгать эшендә дә күзгә чалынырга, өйдә ашарга пешерергә,...

Хәзерге заман искитмәле җитезлеге, ягъни кызу ритмы белән аерылып тора. Туган-тумача белән кунакка йөрешергә дә, Мәһдиев әсәрләрендә сурәтләгәнчә капка төбендә рәхәтләнеп гәп корып утырырга да вакыт юк инде безнең. Мәгълүм әйтемдәгечә: "вакыт - ул акча". Эштә дә үзеңне уңай яктан күрсәтергә кирәк, җәмәгать эшендә дә күзгә чалынырга, өйдә ашарга пешерергә, бала-чага белән шөгыльләнергә һәм өстәмә акча эшләү турында да уйларга. Дөрес, барысына да өлгереп булмый. Ниятләгән эшне башкарып чыга алмау күңелдә ирексездән канәгатьсезлек хисе тудыра. Ә бу әкренләп стресска, хәтта депрессиягә китерергә мөмкин. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, белгечләрдән берничә киңәш тәкъдим итәбез.
Ничек башласаң, шулай бетерерсең!
Без эш көнен ничек башлап җибәрәбез? Эшкә кимендә бер ярты сәгатькә соңга калып килүдәнме? Һәм менә нәтиҗә - соңарырга яратучыларның бик сирәге генә үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкара икән. Гадәттә исә ничек: иртәнге "тоткарлану"га төшке аштан соңарып килү дә кушыла, һәм кеше үз гаебен аңлап, җәһәтрәк эшләргә тырышса да хәтта, ашыгып-кабаланып, әллә никадәр ялгышлар җибәрергә мөмкин.
Дөрес, иҗади һөнәр ияләре - искәрмә, аларның эш режимын вакыт белән чикләргә ярамый. Эш сәгате беткәнче, әйтик кичке 5кә кадәр утырырга тиеш булу үзе генә үк аларның эшкә сәләтен бермә-бер киметәчәк.

Вакытны дөрес бүләргә кирәк
Бар эшкә дә өлгерү өчен беренче чиратта, әлбәттә, дөрес итеп планлаштыра белергә кирәк. Эштән кайткач, без бер биш минут буш вакыт таба алабызмы? Яисә иртән? Әйдәгез әле, кулга кәгазъ белән каләм алыйк. Иң башта мөһим һәм ашыгыч эшләрне язабыз. Аннары бик мөһим булмаган ашыгычларны… Күбесен, билгеле, иртәнге якка планлаштыру дөрес булыр. Чөнки көннең беренче яртысында без эшкә сәләтлерәк булабыз. Авылга шалтыратып әти-әниләрнең хәлен белү яисә йөгереп кенә фатир өчен түләп килү өчен күпме вакыт китә? Планда болар барысы да исәпкә алынырга тиеш!
Оештыра белмәсәң, үзең эшлисең
Эш процессын оештыра белү бездән шулай ук зур осталык таләп итә. Хатын-кызларның кайберсе, әйтик, компьютерда берьюлы ун программаны ачып куя да бутала-бутала берьюлы берничә эш эшләмәкче булып утыра. Мондый үз өстенә артык зур җаваплылык алучыларның җитәкче вазыйфаларга килүе аеруча куркыныч, чөнки кагыйдә буларак, алар кешегә эш кушарга яратмый, чөнки берәүгә дә ышанмый. Һәм проблема үзендә булуга карамастан, тулы бер коллективны "эшкә яраксыз", димәк, гаепле итеп калдырырга мөмкин.
Эшләгән кыяфәт чыгарып йөрү эшне тоткарлый
Сезгә эшләгән кыяфәт чыгарып йөрергә туры килгәне бармы? Булгалыйдыр. Кызганычка каршы, хөкүмәт эшендә кеше моңа хәтта мәҗбүр. Җитәкчелек куша дип бер файдасыз җыелышларга, семинарларга йөрү, көн туса үз кул астындагы кешеләр белән "планеркалар" оештыру… "Результатка" эшләүче шәхси предприятиеләр белән чагыштырганда, хөкүмәт эшендә зур күпчелек югарыдагылар күзенә яхшы булып күренергә тырышу белән мәшгуль. Кем беләндер яхшы мөнәсәбәт урнаштыру безгә конкрет эшне башкарып чыгу өчен өчен кирәк икән, бик хуп, бу әлбәттә, планга ук кертелергә тиеш. Әмма гомер буе җитәкчеләргә ярарга тырышып яшәү - ул инде гомерне бушка сарыф итү, дигән сүз.
Ризидә Гасыймова әзерләде.

http://tishek.ru/eshten-kupnerse-yuk/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бар эшкә дә өлгерү өчен нишләргә? Азнакайлыларга берничә файдалы киңәш