Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балык кап, яр буенда ялтырап ят

Кыш көннәрендә күпчелек җылы өйдә утыруны хуп күрә. Хәер, һава торышы көйсезлегенә карамый, табигать кочагына ашкынучылар да юк түгел. Нәкъ шундый кыюлар-батырлар узган атнада Тымытык авылы янәшәсендәге Ык елгасына район башлыгы кубогына балык тоту буенча турнирга җыелды да инде. Балыкчылык культурасын күтәрүгә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән мондый бәйге җирлегебездә...

Кыш көннәрендә күпчелек җылы өйдә утыруны хуп күрә. Хәер, һава торышы көйсезлегенә карамый, табигать кочагына ашкынучылар да юк түгел. Нәкъ шундый кыюлар-батырлар узган атнада Тымытык авылы янәшәсендәге Ык елгасына район башлыгы кубогына балык тоту буенча турнирга җыелды да инде. Балыкчылык культурасын күтәрүгә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән мондый бәйге җирлегебездә җиденче тапкыр уздырыла.

- «Балык кап-кап, яр башында ялтырап ят». Кармагына текәлеп утырган кайсы балыкчы гына кабатламый икән ул сүзләрне!
- Балык тоту - бик яхшы ял, тынычланасың, дөнья мәшәкатьләрен онытып торасың, үземне белә-белгәннән бирле балык тоту белән җенләнәм. Аларны үзем тазартам, үзем кыздырам яки тозлыйм, киптерәм дә әле! - ди Рамил абый.
Бәйге шартларын аңлатып, хөкемдарлар аңа старт биргәннән соң, 73 балыкчы, аларга көч бирергә килүчеләр Ык өстенә таралды. Бу көнне биредә иң кызыгы читтән генә күзәтеп торучыларга булдымы икән, әллә балыкны каптыручыгамы, билгесез. Ләкин бәке тишү, балык килсен өчен җимләү, кармак саплау, кечкенә бәкедән каптырылган балыкны тартып чыгаруларын карап тору гына да әлләникадәр куану хисе бирә.
- Бәйгенең максаты - тирә-як мохитне саклау, актив ял һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле командаларны ачыклау, - ди бәйгене үткәрүдә янып-көеп йөргән балыкчы Әнис Низаметдинов.
Сүз уңаеннан шунсын да әйтергә кирәк, республикада беренчеләрдән булып безнең Азнакайда рәсми рәвештә "Балыкчылар клубы" иҗтимагый оешмасы эшли башлады. Клуб әгъзалары киләчәктә төрле бәйгеләр, гаиләләр белән бергәләп ял чаралары оештыру турында хыяллана. Чыннан да гаилә белән балыкка бару - ул табигатьтә ял итү дә, гаиләне берләштерү, кәефне күтәрү чарасы да.
Күп очракта балыкчыларның хатыннарына ирләренең балыкка йөрүе ошамый. Ә менә азнакайлы Розалия Хәлимуллина үзе дә тормыш иптәше Таһир белән балыкка йөрергә ярата икән.
- Гаиләбез белән ел әйләнәсенә балыкка йөрибез. Балык тоту өчен сабырлык та, серләрен белү дә кирәк дип исәплим, - ди балык тотучы ханым. Кырларында гына кызлары Альбина Уразгалиева да кармак салып утыра.
- Балык эләккәч, күңел шатлык белән тула, адреналин аласың! Ямьле табигать кочагында үземне бик яхшы тоям. Саф һава сәламәтлекне ныгыта, - дип уй-фикерләре белән уртаклаша Альбина.
Берәүләр бу көнне балыкның сүлпән чиртүенә зарланса, осталар бәйгене ярыйсы тотым белән тәмамлады. Ярыш ахырында балык тоту бәхетенә ирешкән һәркем үлчәү янына ашыкты. Нәтиҗәләр ясалган арада Ык яры чын бәйрәм рухына чумды: балыкчылар спорт ярышларында, уеннарда катнашты, тәмле исе бөтен киң болынга таралган аш шулпасы, чәйдән авыз итте. Иң тантаналы мизгел, әлбәттә, җиңүчеләргә диплом, грамоталар, бүләкләр тапшыру булды.

Ир-егетләр арасында 2,655 грамм балык тотып Минсалих Сираев җиңде, хатын-кызлар арасында - Альбина Уразгалиева белән Розалия Хәлимуллина беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. Үсмерләр арасында - Максим Иванов җиңү яулаган булса, иң эре балыкны - 505 граммлы кушбашны Илһам Сафиуллин тартып чыгарды.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балык кап, яр буенда ялтырап ят