Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балтач авылы җитәкчелеге халыкка давыл кубарган түбәләрне төзекләндерергә ярдәм итте

Хәзер табигатьне һич аңлый торган түгел. Әле генә кояшлы булса, икенче караганда җил-давыл чыга, яңгыр коя башлый. Җәйге көннәрнең берсендә, шулай һич уйламаган җирдән кисәк кенә давыл чыгып, бермәл бөтен дөньяны караңгылап алды. Җил тынычлагач ишегалдына чыгып карасам, сарай түбәсен алып аткан, газ торбасы сынган, электр чыбыгы өзелгән... Хәл утырып...

Хәзер табигатьне һич аңлый торган түгел. Әле генә кояшлы булса, икенче караганда җил-давыл чыга, яңгыр коя башлый.

Җәйге көннәрнең берсендә, шулай һич уйламаган җирдән кисәк кенә давыл чыгып, бермәл бөтен дөньяны караңгылап алды. Җил тынычлагач ишегалдына чыгып карасам, сарай түбәсен алып аткан, газ торбасы сынган, электр чыбыгы өзелгән...

Хәл утырып еламалы. Үзем соңгы 20 елны хуҗалыкта терлекләрне ясалма орлыкландыру технигы булып эшләдем. Ничек тә ярдәмнәреннән ташламаслар әле дип, район башлыгына мөрәҗәгать иттем.

Аның эш йөртүе, үзебезнең биләмә башлыгы Нәфис Әхмәтов, Зилә Рәфикова ярдәме белән сарай түбәсе дә ябылды, моңа өстәп, әле яңа линиядән ихатага су кертүдә дә булыштылар.


Хәзер менә барча кешеләргә Табигать-Анадан мәрхәмәт сорап, игелекле җитәкчеләребезгә изге теләкләрне укып яшим. Ходай берәүгә дә борчулар салмасын.


Роза Мирзаянова, Балтач авылы

Фото http://www.dribin.by/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач авылы җитәкчелеге халыкка давыл кубарган түбәләрне төзекләндерергә ярдәм итте