"Күңелем сизенгән иде аны", "Төштә күргән идем мин моны"... Гадәттә, берәр вакыйга булгач, күпләр шулай дияргә ярата. Танышым Гөлзифа да әнә, баласы туып берничә ай узгач, шулай ди. "Баласыз каласы булганмын икән, ике атна алдан сизенә башладым бит. Йоклый алмадым, үрсәләндем, җитмәсә, мәрхүм әти төшкә кереп йөдәтте", - ди.
-...
"Күңелем сизенгән иде аны", "Төштә күргән идем мин моны"... Гадәттә, берәр вакыйга булгач, күпләр шулай дияргә ярата. Танышым Гөлзифа да әнә, баласы туып берничә ай узгач, шулай ди. "Баласыз каласы булганмын икән, ике атна алдан сизенә башладым бит. Йоклый алмадым, үрсәләндем, җитмәсә, мәрхүм әти төшкә кереп йөдәтте", - ди.
- Ике баламны корсакта килеш югалткач, инде булмас, тапмыйм, тырышмыйм да бүтән, дип уйладым. Соңгысын югалту бигрәкләр дә авыр булды. Зур иде инде. Ә УЗИга баргач, ул кымшанмый, үлгән, диделәр. Табиб бүлмәсеннән ничек чыкканымны хәтерләмим, - дип сөйли Гөлзифа. - Аннан соңгы хастаханә хәлләре дә ак томан эчендәге кебек кенә истә калды. Ә озын-озакка сузылган тернәкләнү чоры аеруча авыр булды. Депрессия басты. Җитмәсә, антибиотиклар да булышмады, терелә алмыйча тилмердем. "Нәрсәгә азапланам соң әле, язмагандыр", - дидем дә кул селтәдем барысына да. Баштанаяк эшкә чумдым. Табиб килергә кушкан көнне дә хастаханәгә бармадым. "Кимендә ярты ел балага узарга ярамый сиңа", - диде ул миңа.
Нинди ярты ел, бүтән бөтенләй узмыйм, болай тилмерү рәхәтме әллә?
Шулай да, ике айлап вакыт узгач, янына барып кайтырга булдым. Эчтә бар да тәртиптәме икән, дим. Ни дисәң дә, дару күп эчәргә туры килде бит. Барсам, табибым: "Тугыз атналык көмәнең бар", - дип әйтмәсенме! "Ничек инде, - дим, - кайчан, кайдан?" Табиб көлеп үк җибәрде: "Анысын иреңнән сорарсың инде", - ди. Шулай итеп, өметсез уйларымнан кире кайтып, янә хыялланып яши башладым.
Тугыз ай җиңел генә узмады. Бер курку алгач, гел искә төшеп, күңелне шомландырып тора икән ул. Атна саен табиб янына йөрдем. Ул инде мин килгәнгә аптырамый да башлады. "Сабирова, тагын синме?" - дип кенә каршы ала, чиратсыз гына кертә иде УЗИга да. Янәсе, озак борчылып утырмасын, тынычлансын да кайтып китсен, дип. Ноябрьнең беренче ун көнендә табарсың, Алла боерса, ди бу.
Октябрь җитте. Күңелемә гел икеле саны килә бит. Егермеләре тирәсендә табам микән дип уйлыйм. Хастаханәгә бару өчен бөтен кирәк-яракны алдан әзерләп куйдым. Балага дигән бөтен әйбер сатып алынды. Памперска кадәр алып куйдым. Бала тудыру йортына барып, бала таптырачак табибым белән дә танышып кайттым. "Бер дә борчылма, бар да әйбәт булыр, теләсә кайсы вакытта шалтырат", - дип кайтарып җибәрде ул мине. Бер атнадан мин аны борчый да башладым. Башта интернет аша гына языштык. "Тегендә төртә, монда авырта", - дим. "Кил әйдә, карыйм", - дип чакыра башлады. Шулай өч тапкыр барып кайттым бала тудыру йортына. Инде табибым ачулана ук башлады: "Тизрәк табасың килә синең, вакыты җитмәгән әле!" Янәсе, мин вакытны бушка уздырып йөрим. Ә бит эч поша. Нәрсәдер тынгылык бирми.
Ике атна шулай тынычлана алмыйча йөрдем. Ирем дә ачулана: "Ник ашкынасың? Бар да яхшы бит. Көне җиткәч, барып табасың гына калды", - ди. Аны да аңларга була инде. Эшеннән чакырып кайтарам да бала тудыру йортына җыенып китәбез. Ярты сәгатьтән тагын өйгә кайтабыз. Бишенче тапкыр баруда: "Әйберләреңне алып тормыйк, барыбер кире әйләнеп кайтасы була", - ди ирем. "Юк, дим, алыйк әле, дөнья хәлен белеп булмый". Октябрьнең егермесе иде. Ике рәкәгать намаз укып, тәсбих тарттым, белгән догаларымны укып, барысы да хәерле үтсен иде, дип теләк теләдем. Шуннан соң табибым янына киттек. Ул инде миңа ияләшеп бетте. Килгән килгән инде дип, чираттагы процедураларны үткәрә башлады. Ләкин баланың йөрәген тыңлый башлагач, йөзе чытылды. Тиз генә УЗИга җибәрде. Анда да табиблар чыш-пыш килә башлады. Юк, мин сине кайтарып җибәрә алмыйм, әйдә, әзерлән, хәзер балаңны таптырабыз, димәсенме! Ничек, дим, тулгагым юк бит.
"Тулгак көтәр чак түгел. Ярып алабыз", - ди бу. Тиз-тиз әзерлек эшләре күрделәр дә, икенче катка алып менеп тә киттеләр. Ә ярты сәгатьтән иремә шалтыратып: "Кайтып кит, улыбыз туды", - дидем. Менә шулай итеп мин әни булдым. Ә бит баламны үзем табар өчен күпме әзерләнгән идем! Берничә көн узгач: "Чак өлгердек. Балаң буыла башлаган иде. Соңгылыгың өзелгән, оеш-оеш кан иде эчеңдә", - диде табиб. Бала ике атна элек УЗИда куелган авырлыгы белән туды. Димәк, ике атналап минем балага туклыклы матдәләр килмәгән. Ә бит хастаханә юлын таптый башлаганга да ике атна! Исемә төште. Шул чакта төш тә күргән идем әле. Мәрхүм әтигә әйтәм икән: "Ач инде ишекне, бер ир баланың керәсе килә бит", - дим. Ә әти ачмады. Бала исә ишек төбендә тик кычкырып тора. Шулай уянып киттем...
Нет комментариев