Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланың уңышы – ананың сөенече

Безнең шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлегеңне ныгыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ике елга якын кызым "Лидер" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Районда гына түгел, республикакүләм ярышларда да катнашып, югары күрсәткечләр яулап кайталар. Аларны тренер Илһам Сәлифов әзерли. "Лидер" спорт мәктәбе директоры Айдар Мәрданшин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы...

Безнең шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлегеңне ныгыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Ике елга якын кызым "Лидер" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Районда гына түгел, республикакүләм ярышларда да катнашып, югары күрсәткечләр яулап кайталар. Аларны тренер Илһам Сәлифов әзерли. "Лидер" спорт мәктәбе директоры Айдар Мәрданшин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гөлназ Шәрифуллина балаларның спорт белән шөгыльләнүе өчен бөтен шартларны тудыралар, зона, республика ярышларында катнашу мөмкинлекләрен табарга тырышалар. Гөлназ балалар белән уртак тел таба белә, аларның талантларын күреп, үстерә белә.

Район-шәһәр Мәдәният йортында Аналар көненә багышланган тантанага мин дә чакыру алдым. Шунда безне, балалары спортта югары уңышларга ирешкән балаларның әниләрен, сәхнәгә менгереп зурладылар. Кызым Диана "Чулпан" премиясенең "Яшь спортчы" номинациясенә лаек булганда да сәхнәдә рәхмәт һәм баламны мактау сүзләре ишеткән идем. Ана өчен нинди зур горурлык! Без, әниләрне, әнә шулай олылаган, хөрмәтләгән өчен күңелебез булды, дулкынлану кичердек. Балаларыбызның сәләт-тырышлыгын күрә, үстерә беләләр бездә.

Венера Кашапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев