Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларын хәмергә алыштырган

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышларында без яшүсмерләрнең генә түгел, ә балалары алдында бурычларын үтәмәгән ата-аналарның да административ хокук бозуларын тикшерәбез. Ни кызганыч, каралган эшләрнең 80 проценттан артыгы алар өлешенә туры килә. Ә иң аянычы - ул эчкече әниләрнең арта баруы. Алар хакында газетада аз язылмады....

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышларында без яшүсмерләрнең генә түгел, ә балалары алдында бурычларын үтәмәгән ата-аналарның да административ хокук бозуларын тикшерәбез. Ни кызганыч, каралган эшләрнең 80 проценттан артыгы алар өлешенә туры килә. Ә иң аянычы - ул эчкече әниләрнең арта баруы.

Алар хакында газетада аз язылмады. Шулай да соңгы рейд вакытында тап булган хатын хакында язмый булдыра алмадым.

Безгә ике балалы әнинең эчеп ятуы турында күршеләреннән сигнал килде. Профилактика органнары составында комиссия белән әлеге адрес буенча чыгып киттек. Бу хатын беркайда да эшләми, балаларын бакчага йөртми. Тулай торакта бүлмәсенә шактый шакып торырга туры килде. Ә ишектән керү бәхетенә ирешкәч, коточкыч күренешкә тап булдык. Караңгы бүлмәдә (түләмәгән өчен утны өзгәннәр) пычрак урын-җир өстендә бер җан иясе аунап ята. Аны хатын-кыз дип әйтергә тел бармый. Сасы искә чыдамалы түгел. Күптән су күрмәгән идәндә, җир төсендәге келәмдә, теләсә-кайда таралып яткан уенчыклар өерендә ыштансыз ике яше дә тулмаган сабый йөгереп йөри. Ананың анда бер гаме дә юк. Безнең сорауларга ул нәрсәдер авыз эченнән мыгырданды гына. Бары 6 яшьлек икенче улының Актүбәдә әтисе янында кунакта икәнен генә аңлый алдык. Комиссия әгъзалары аңа аналык бурычлары хакында аңлатырга тырышып карады, әмма ул барыбер бернәрсә дә төшенмәде, чөнки аңларлык хәлдә түгел иде. Анасына карата чара күрелгәнче һәм язмышлары билгеләнче өйдәге сабыйны сырхауханәнең педиатрия бүлегенә алып китәргә киендерә башлагач күзләрендә ниндидер очкын кабынган кебек булды булуын.

Ни өчен бу хакта язам соң? Мөгаен, җәмгыятебездә мондый хатын-кызларның күбәя баруын күреп, җаным әрнегәнгәдер. «Хатыннар, акылыгызга килегез! Сезгә табигать ана булу бәхетен биргән. Һәр мизгеленең кадерен белегез! Балаларыгызны назлап-яратып үстерегез! - дип сөрән саласы килә. Бу бәхетне аракы сөременә алыштырыр өчен җансыз булу кирәктер. Уйласаң, уйланырлык…

Алсу Зиатдинова,

балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларын хәмергә алыштырган