Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларның техник иҗатын үстерүгә азнакайлылар 600 мең сумлык грант откан

Урамда киләп салып йөрмәсен өчен баланы нинди дә булса файдалы шөгыльгә җәлеп итәргә кирәк. Кызлар курчак уйнарга, аларга кием-салым тегәргә, ашарга пешерергә яратса, малайларны күбәрәк техника кызыксындыра. Уеннан - уймак дигәндәй, киләчәктә бу шөгыльләре һөнәргә дә әверелеп китәргә мөмкин. Азнакай 8 нче урта гоумбелем бирү мәктәбендә укучыларның буш вакытын файдалы...

Урамда киләп салып йөрмәсен өчен баланы нинди дә булса файдалы шөгыльгә җәлеп итәргә кирәк. Кызлар курчак уйнарга, аларга кием-салым тегәргә, ашарга пешерергә яратса, малайларны күбәрәк техника кызыксындыра. Уеннан - уймак дигәндәй, киләчәктә бу шөгыльләре һөнәргә дә әверелеп китәргә мөмкин.

Азнакай 8 нче урта гоумбелем бирү мәктәбендә укучыларның буш вакытын файдалы итеп оештырырга һәм иҗади сәләтләрен ачарга тырышалар: биредә күп төрле түгәрәкләр эшли. Төрле җиһазлар (әйтик, тегү машиналары, эш кораллары һ.б.) сатып алу җаен да тапканнар: Балалар иҗаты үзәге белән берлектә "Дәрестән соң мәктәп" республика конкурсында катнашып, 600 мең сумлык грант отканнар.

- Мәктәптә фәнни-техник иҗат базасы булдыру максатларында Балалар иҗаты үзәге методисты Лилия Дәминова һәм берләшмә җитәкчеләре Ринат Җиһаншин, Мирсәлим Гатауллин белән берлектә "Сулагай" балалар конструкторлык бюросы" проектын эшләдек. Әлеге проектка "Нефтемаш", "Азнакай киемнәре", "Перекрыватель" җәмгыятьләре, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие, мәшгульлек үзәге, һөнәри лицей тартылды. Кем материаллар, кем мәгүлүмати ярдәм күрсәтте, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Гафурова.

Мәктәп Балалар иҗаты үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә, шуңа күрә укучыларга дәрестән соң күңеленә якын шөгыль табу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. "Легороботлар", "Яшь программист", "Яшь юл хәрәкәте инспекторы", "Кулланма техник сәнгать", "Картинг" түгәрәкләренә конкурста җиңгәннән соң "Каиссия", "Агач фантазияләр", "Әйберләрне модельләү һәм конструкторлау" түгәрәкләре өстәлгән.

Проект партнер-предприятие "Нефтемаш" заводы белән 2013 елның маеннан тормышка ашырыла башлаган. Ата-аналар, укучылар белән сөйләшеп, техник иҗат төркеме тупланган.

- Белгечләребез атнага ике тапкыр мәктәпкә килеп, теория укыта, предприятиедә практик занятеләр үткәрә. Сызым, дизайн, автомобильләр тарихы, машина төзелеше һәм буяу технологиясе, эретеп ябыштыру, җыю һәм башка шундый дәресләрне балаларга гади итеп аңлатырга тырышабыз. Иң мөһиме - аларда кызыксыну булырга тиеш, - ди заводның баш технологы Айдар Айратов.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип белми әйтмәгәннәр. Мәктәптә алган бу күнекмәләрнең тормышта, һичшиксез, кирәге чыгачак. Кемнәрдер инде булачак һөнәрен дә күзаллый башлаган.

-Үз кулың белән нәрсәдер ясый алу шәп инде ул. Миңа занятиеләр бик ошый, - ди ундүр яшьлек Алмаз Шәйхетдинов.

Мәктәп директоры Азат Хәмидуллин техник иҗат белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр булдырган.

- Завод җитәкчесе Марат Гайсинга, техник директор Эльза Гарифуллинага һәм белгечләргә, шулай ук Балалар иҗаты үзәгеннән Нурия Шиһаповага зур рәхмәтлебез. Без мондый ук ярдәмгә өметләнмәгән идек. Барысын да бушка башкаралар, - ди ул шатланып.

"Агач фантазияләр" түгәрәгенә йөрүче Илшат Насертдинов исә район бәйгесендә җиңү яуларга да өлгергән. Аның эше "Чиксез балачак" республика бәйгесенә җибәрелгән.

Җитәкчеләре Мәгъсүм Галиев (балалар аны үз итеп "Максим Максимыч" дип йөртә) бу түгәрәккә әле быел гына алынган.

Легороботлар түгәрәгенә дә малайлар бик теләп йөри. Монда шулай ук фантазияңне тулысынча эшкә җигәргә була.

-Үскәч чын робот ясыйсым килә, - ди Илсаф Хәйретдинов.

Ул әле беренче сыйныфта гына укый. Бирегә әтисе алып килгән. Алар Уразайда яши. Авыл җирендә кул эше җитәрлек, малайның аны җиңеләйтү өстендә уйлануы бер дә гаҗәп түгел.

Илсөя Галимова җитәкчелегендәге тегүчеләр түгәрәге 8 Март бәйрәменә мәктәп ветераннарына мендәрләр ясап бүләк иткән. Җиңү көненә дә шундый бүләк әзерлиләр. Түгәрәккә унбишләп укучы йөри. Тугыз тегү, бер типчегеч машиналары бар, кайчылар, үтүкләр кайтартканнар. Кызлар бүгенге көндә үзләренә итәк тегү белән мәшгуль. Мәктәп курчак театрларыннан да заказлар килгән.

-Элек мин курчакларыма күлмәкләрне кул белән тегә идем, хәзер машинада эшләргә өйрәндем, - ди 3 нче сыйныфтан Азалия Шәяхмәтова.

Һөнәрле үлмәс. Мәктәп елларында ук хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнеп үскән бу укучылар киләчәктә үз предприятиеләребезгә яхшы кадрлар булып эшкә килер.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларның техник иҗатын үстерүгә азнакайлылар 600 мең сумлык грант откан