Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балада җиде яшь кризисы

Улыма әллә нәрсә булды. Моңа кадәр бар да җай гына бара иде. Хәзер киреләнергә дә күп сорамый. Юктан да кәефе төшә, берәр эше килеп чыкмаса, елый башлый. Балаларда 7 яшь кризисы турында ишеткән бар иде. Бу очракта әти-әнигә ни эшләргә икән? Р.Хәлимова Газета укучыбызның әлеге соравына "Гармония" педагогик-психологик белгечләре җавап...

Улыма әллә нәрсә булды. Моңа кадәр бар да җай гына бара иде. Хәзер киреләнергә дә күп сорамый. Юктан да кәефе төшә, берәр эше килеп чыкмаса, елый башлый. Балаларда 7 яшь кризисы турында ишеткән бар иде. Бу очракта әти-әнигә ни эшләргә икән?

Р.Хәлимова

Газета укучыбызның әлеге соравына "Гармония" педагогик-психологик белгечләре җавап бирде.

- Чыннан да, балалар берничә яшьтә кризис кичерәләр. Шуның иң ачык чагылышы 7 яшьтә күренә башлый. Бу чорда физиологик яктан да зур үзгәрешләр бара, организм интенсив үсә. Баланың дөньяга булган элекке карашы да үзгәрә. Моңа кадәр ул үзен самими тотса, хәзер гамәлләре өстендә уйлана, аларга бәя бирә башлый, ул күбрәк мөстәкыйльлеккә омтыла. 6-7 яшьлек балалар бер урында гына утырып тора алмыйлар, кәефләре дә кисәк үзгәрүчән. Алар елаган җирдән кисәк кенә кычкырып көлеп җибәререгә дә мөмкиннәр. Балалар бакчасында уеннарны мәктәпкә әзерлек дәресләре алыштыра. Бу аларны катгый кысаларга кертә. Бала психикасына бу да йогынты ясамый калмый.

7 яшьтә балаларның кризис билгеләре:

1. Баланың үзе турында күзаллавы үзгәрә, үзенең җитешсезлекләрен күрә, уңышсызлыкларына борчыла башлый. Әгәр дә өлкәннәр элеккечә аңа сокланып кына карасалар, ул ярсып китәргә, еларга мөмкин.

2. Бала бик күп сораулар бирә башлый: кеше, космос, планеталар, һөнәрләр һ.б. турында. Өлкәннәр: "Сиңа бу турыда белергә иртәрәк әле", - дисәләр, аның ачуы килә. Бу чорда баланың акыл активлыгы бик югары.

3. Бала мөстәкыйльлеккә омтыла. Аның аерым бүлмәсе яки почмагы булу мөһим. Аннан тыш ул гына үти торган бурычлар, әйтик савыт юу, чүп түгү кебек эшләр кушарга кирәк. Алар моның белән бик горурланалар.

4. Төрле кешеләргә карата симпатия һәм антипатия ачык чагыла башлый.

5. Бала кирсен эшли башлый: юри исәнләшмәскә, рәхмәт әйтмәскә мөмкин һ.б.

Мондый чорда ата-аналарга берничә киңәш:

*Баланы уңышлары өчен мактарга тырышыгыз. Ә нинди дә булса начар гамәл кылса, "Син саран, син әшәке малай" - дип түгел, "Синең бу гамәлең миңа ошап бетми" дип кисәтергә кирәк. Хаталарны уртага салып сөйләшегез, фикер алышыгыз.

*Боеру тоныгыз булмасын.

*Баланың эче кичерешләрен игътибарсыз калдырмагыз, аннан көлмәгез.

*Күбрәк уртак иҗади эш белән шөгыльләнегез.

*Иң мөһиме - балагызга игътибарлырак булыгыз, аңа мәхәббәтегезне бүләк итегез һәр яратуыгыз турында ешрак әйтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев