Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балачакларны искә төшердек

Без барыбыз да кечкенә вакытларны: җир кардан ачылуга тау буенда уйнауларны, ямь-яшел бәбкә үләнле урамнарда җәйге җылы яңгырдан соң йөгереп йөрүләрне, усал ата каздан куркып качуларны сагынып искә алабыз. Сәпәй авылы мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасы көче белән әзерләнгән "Һәркем элек җирдә бала булган" дигән кичәдә без әнә шул ваемсыз...

Без барыбыз да кечкенә вакытларны: җир кардан ачылуга тау буенда уйнауларны, ямь-яшел бәбкә үләнле урамнарда җәйге җылы яңгырдан соң йөгереп йөрүләрне, усал ата каздан куркып качуларны сагынып искә алабыз.

Сәпәй авылы мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасы көче белән әзерләнгән "Һәркем элек җирдә бала булган" дигән кичәдә без әнә шул ваемсыз балачакка кайткандай булдык. Шушы бакчада тәрбияләнеп чыккан әти-әниләр дә бәйрәмнән читтә калмады, авыл халкына үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Балалар бакчасы коллективы куйган кызыклы скетчлар да тамашачы күңеленә хуш килде.

Рузилә Гәрәева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балачакларны искә төшердек