Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала чит булмый ул

Алинаның Ходайның һәр бирмеш көнен исереклек сөремендә үткәргән, тулай торактагы кечкенә бүлмәләренә үзе кебек сәрхүшләрне җыеп күңел ачарга яраткан әнисен ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Шушы мәхшәрне күреп үскән, инде тормышын башкача күз алдына да китерми башлаган 8 яшьлек кызның үзләрен алырга килгән опека бүлеге хезмәткәрләренә ияргәндә күңелен нинди хисләр биләгәндер,...

Алинаның Ходайның һәр бирмеш көнен исереклек сөремендә үткәргән, тулай торактагы кечкенә бүлмәләренә үзе кебек сәрхүшләрне җыеп күңел ачарга яраткан әнисен ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Шушы мәхшәрне күреп үскән, инде тормышын башкача күз алдына да китерми башлаган 8 яшьлек кызның үзләрен алырга килгән опека бүлеге хезмәткәрләренә ияргәндә күңелен нинди хисләр биләгәндер, ә менә 2 яшьлек сеңлесе күзләрен зур ачып бу таныш түгел апаларны кызыксынып күзәтте. Бу минутлардан соң кызларның язмышы менә шушы апалары кулында иде...
Районның опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләренең вазифасын чамалыйсың да, Ходай ярдәм бирсен үзләренә, дип куясың. Менә шундый ата-ана хокукыннан мәрүм ителгәннәрнең, бала тәрбияләргә сәләтсезгә әйләнгәннәрнең сабыйларын, ятим балаларны урнаштыру һәм алга таба яшәеш шартларын күзәтеп тору, тиешле ярдәм күрсәтү, аларның мәнфәгатьләрен, һәртөрле хокукларын яклау, асрамага бала алырга теләүче гаиләләрне барлау... - боларның барсы да һәм әле тагын әллә никадәр эш-бурычлар йөкләнгән аларга. Һәр баланың язмышын үз йөрәкләре аша үткәрәләр. Шуңа да бала җанлыклы, күңелендә изгелек булганнар гына эшли аладыр биредә.
-Бүген районда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган 183 бала бар. Аларның 104е опекуннар, 78е асрамага алган гаиләләр тәрбиясендә, 1 балага гаиләгә урнаштыруның башка формасы каралды - ул суворовчы. Бу балаларның 35е генә тома ятим, калганнарының әти-әниләре исән, аларның берләре ата-ана хокукыннан, икенчеләре ирегеннән мәхрүм ителгәннәр, арада физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бар. Нарасыен тудыру йортында калдырып чыгучыларның булгалап торуын да әйтергә кирәк, - ди бүлек җитәкчесе Илүзә Мофаздалова.
- Быел ятимлеккә дучар ителгән 21 сабыйның 17се опекага бирелде, 4есен гаиләләр алды. Ата-ана хокукыннан 17 кеше мәхрүм ителде, 5есенең хокуклары чикләнде.
Әлеге хәлгә җитүнең төп сәбәбе эчүчелек булуын һәркайсыбыз белә. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оештырган рейдларда нинди генә күренешләргә юлыгылмый: сайгаклары шактыйдан су күрмәгән суык идәндә үрмәләгән нарасыйлар, шунда ук ятакта берни белми йоклап яткан исерек ана, пычрак савыт-саба өстеннән йөгерешкән чебен-тараканнар, эчендә "тычкан асылынган" суыткыч... Хәтта... сиксәнен тутырып килгән исерек әбиләргә кадәр очрый. Кая тәгәрибез?
Дөрес, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүдән соң айнып киткәннәр, үзен кулга ала алганнар да бар.
-Ничә ел гомеремне аракы сөремендә заяга үткәрдем бит! Шул елларны жәлләп күңел әрни. Әллә кайчан менә шулай яшәмәскә нәрсә комачаулаган? - дип үткәне өчен үкенгән берәүне беләм. Хәзер әнә күршеләреннән ким яшәмәскә тырыша, өен яңартырга тотынды, өр-яңаны булмаса да машина да алды, балалары "әти" дип үлә язып тора...
Әнә шулай аңына килгән, тормышына икенче күзлектән карый башлаган, бала тәрбияләүгә тиешле шартлар тудыра алган, закон алдында үзен уңай гамәлләре белән аклаган әти-әниләргә сабыйларын кире кайтару очраклары да аз түгел. Быел ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән 2, хокуклары чикләнгән 1 гаиләгә балалары кире кайтарылган. Сүз дә юк, һәр балага үз әти-әнисе, якыннары кирәк. Әмма аларны яраткан, алар турында тиешенчә кайгырткан, тәрбияләгән әти-әни.
Тапкан түгел, бакканы - ана дигән әйтем дә бар. Монсы да хак. Асрамага алган гаиләдә дә бик бәхетле яшәгән балалар күп.
-Бүгенге көндә бүлектә бала алырга теләгән 13 гаилә һәм караучысыз калган балаларны үзләренә сыендырырга теләгән 5 гаилә исәптә тора, - ди Илүзә Мофаздалова. - Алар үзләренә нинди зур җаваплылык алачакларын яхшы аңлый. Тәрбиягә бала алган гаиләләр безнең даими күзәтү астында. Аларның яшәү шартлары, үзара мөнәсәбәтләр белән кызыксынып торабыз. Балалыкка алган гаиләләргә беренче 3 елда ел саен, опекага алганнарга беренче елда 3 айга бер тапкыр, башка елларда елга ике тапкыр район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә планлы тикшерүләр оештырыла. Быелның 11 аенда шундый 693 тикшерү уздырдык. Моннан тыш, суд һәм прокуратура соравы буенча гражданнарның торак-көнкүреш шартларына 69 тикшерү үткәрелде. Балигъ булмаган балалар хокукларын яклау һәм тәрбияләргә сәләтсез гражданнар эшләре белән бәйле булган 142 суд утырышында катнаштык. Бүлеккә гражданнардан кергән 982 мөрәҗәгать һәм гариза каралды...
Әйе, балалар мәнфәгатен яклау, аларның хокукларын саклау, язмышларын билгеләү үҗәтлек тә, белем дә, кешелеклелек һәм тагын әллә никадәр сыйфатлар таләп иткән авыр, җаваплы хезмәт. Кемгә-кемгә, ә менә бу бүлектә эшләүчеләр өчен чыннан да бер генә бала да чит түгел һәм алай була да алмый.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала чит булмый ул