Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала чит була алмый

Әйе, кулына сыра тоткан, авызына тәмәке капкан, наркотик сөремендә "адашкан" үсмерләрне күреп, кайсыбыз гына битараф кала икән?! Мондый күренештән йөрәк кысылып куя, күңелнең килешәсе килми, әле яши генә башлаган балаларның ялгыш юлдан китүенә, упкынга тәгәрәвенә җан сыкрый... Районның наркотикларга каршы көрәш һәм балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау комиссияләренең уртак...

Әйе, кулына сыра тоткан, авызына тәмәке капкан, наркотик сөремендә "адашкан" үсмерләрне күреп, кайсыбыз гына битараф кала икән?! Мондый күренештән йөрәк кысылып куя, күңелнең килешәсе килми, әле яши генә башлаган балаларның ялгыш юлдан китүенә, упкынга тәгәрәвенә җан сыкрый...
Районның наркотикларга каршы көрәш һәм балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау комиссияләренең уртак утырышы Татарстан Министрлар Кабинеты үткәргән республика комиссияләре катнашындагы видеоконференция белән бергә алып барылды. Видеоконференцияне наркотикларга каршы комиссия рәисе һәм премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, ә район утырышын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, КДН рәисе Дамир Гыйләҗев алып барды. Сүз нигездә үсмерләр арасында наркоманиягә каршы җәелдерелгән профилактик эшчәнлек хакында иде.
Татарстанда, шул исәптән Азнакай җирлегендә балигъ булмаган балалар, яшьләр арасында наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән адреслы эш киң җәелдерелде. Күпсанлы профилактик программалар тормышка ашырыла, әйтик, "Мөстәкыйль балалар", "Сәламәт балалар - бәхетле киләчәк", "Авангард", "Аврора", "Йолдызлы десант", "Белергә хокуклымын!" һ.б. Ел саен республикада 14-18 яшьлек 150 000 яшүсмер наркотикларга каршы профилактик эшчәнлеккә тартыла.
Әмма күптөрле чаралар алып барылуга карамастан, мәсьәлә һаман да актуаль булып кала. Наркологта исәптә бер яшүсмер генә торса да, бу факт барыбызны да уйландырырга, замана афәтенә каршы көрәштә берләштерергә тиеш. Утырышта әнә шул ассызыкланды.
Татарстанда 2006 елдан алып укучыларга, студентларга наркотестлар үткәрелеп килә. Шушы чор эчендә аны миллионнан артык кеше үтеп, 1282сенең наркотиклар куллануы ачыкланган. Шунсын әйтергә кирәк, аларның күпчелеге хәрби чакырылыш яшендәгеләр.
Утырышта тәкъдим-фикерләр дә әйтелде. Наркологик кабинетларны балалар табиблары белән тулыландыру, мәктәпләрдә, уку йортларында профилактик эшчәнлек алып баручы педагогларны максатчан әзерләү кирәклегенә басым ясалды. Яшьтәшләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы волонтерлар хәрәкәтләренә дә ярдәм-яклау кирәклеге әйтелде.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала чит була алмый