Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бабам һәм әбием – минем горурлыгым

Минем Мөсәвир бабам 1929 елда Әгерҗе авылында туып, гомере буе шушы авылда яши. Тормышлар авыр булу сәбәпле ул җиденче класска кадәр генә укыган. Ул чорда тормышның иң авыр йөге шул үсмер балаларга төшкән шул. Сугыш чорында хәтта мәктәптә укулар да сентябрьдә түгел, октябрьдә генә башланган, чөнки бар укучылар да эштә...

Минем Мөсәвир бабам 1929 елда Әгерҗе авылында туып, гомере буе шушы авылда яши. Тормышлар авыр булу сәбәпле ул җиденче класска кадәр генә укыган. Ул чорда тормышның иң авыр йөге шул үсмер балаларга төшкән шул. Сугыш чорында хәтта мәктәптә укулар да сентябрьдә түгел, октябрьдә генә башланган, чөнки бар укучылар да эштә булган. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, бабай укуын тәмамлап, бер колхозда ат та караган әле. Бабайның апалары: "Мөсәвир, син исемлектә бар. Укы син! Укы!" - дип кыстагач, ул Әгерҗедән 4-5 чакрым ераклыктагы Туйкә авылына йөреп укый башлый. Шул ук вакытта колхоз эшен дә ташламаган. Нинди чыдам, көчле ихтыярлы булганнар алар. Җиденче сыйныфта имтиханнарга әзерләнеп йөргәндә сугыш бетә.

Бабам ныклап эшкә керешә. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара: колхозда ике ат белән икмәк ташый, язын Ютазыдан трактор белән орлык алып кайта. Шул чорда армиягә дә чакыру килә.

1951 елның май аенда Бөгелмә шәһәреннән поезд белән Казанга, аннан бер ай эчендә Әзербайджанның Каспий диңгезе янындагы Ленкорань шәһәренә барып җитәләр. Бабаем мотоукчы гаскәрләрдә пулеметчы булып хезмәт итә. Җәен эссе, кышын яңгыр булган, аяк киемнәрен киптерергә хәтта урын да булмаган анда. Армиядән кайтырга ярты ел кала, Грузиягә алып китәләр аны. Кутаиси шәһәрендә бабай очучыларга фин өйләре төзегән. Линкорань шәһәрендәге частенә кире кайтканда, хезмәттәшләре өйләренә кайтып киткән булалар инде. Бабай армия хезмәтеннән декабрь айларында гына кайтып төшә.

Яңа армиядән кайткан егетне колхоз рәисе үзенә чакырып ала да, бер еллык яшелчә җиләк-җимеш мәктәбенә укырга барырга тәкъдим ясый. Бабай риза була. Ул мәктәп Идел елгасы буендагы Тинки шәһәрендә урнашкан була. Бакчачылык һөнәрен үзләштергәч, Мөсәвир Ибраһимов Әгерҗегә кайтып, җиләк-җимеш үстерү, яшелчәчелек эше белән шөгыльләнә башлый. 22 ел бакча мөдире, ә кышларын терлекчелектә эшли. Бу чорда Әгерҗе авылы яшелчә бакчасы гөрләп тора. Яшелчә, җиләк-җимеш артыннан район үзәгеннән, якын-тирә авыллардан киләләр. Фидакарь хезмәте өчен Мөсәвир Фәварис улы "Аеруча хезмәт күрсәткән өчен", "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә әбием Расиха һәм бабам Мөсәвир Ибраһимовлар Әгерҗе авылында 60 елга якын тату гомер кичерәләр. Мин үземнең бабам һәм әбиемне яратам һәм алар белән горурланам.

Әнис Ибраһимов,

Әлмәт шәһәре татар-төрек лицее укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бабам һәм әбием – минем горурлыгым