Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайныкын сатып ал” акциясе районда өченче ел рәттән эшләп килә

Сәнәгать товарлары, авыл хуҗалыгы, азык-төлек продуктлары җитештерүче кече эшмәкәрлекне яклау, аларга үз кәсепләрен алга таба үстерүгә ярдәм итүне күз алдында тоткан "Азнакайныкын сатып ал" акциясе районда өченче ел рәттән эшләп килә. Азнакай тәҗрибәсе республика күләмендә үзенең дәвамын тапты - "Татарстанныкын сатып ал" акциясе старт алды. Шушы юлларны яздым да, уйга...

Сәнәгать товарлары, авыл хуҗалыгы, азык-төлек продуктлары җитештерүче кече эшмәкәрлекне яклау, аларга үз кәсепләрен алга таба үстерүгә ярдәм итүне күз алдында тоткан "Азнакайныкын сатып ал" акциясе районда өченче ел рәттән эшләп килә. Азнакай тәҗрибәсе республика күләмендә үзенең дәвамын тапты - "Татарстанныкын сатып ал" акциясе старт алды.


Шушы юлларны яздым да, уйга калдым. Ирексездән моннан илле еллар элекке, ил белән Хрущев идарә иткән чорлар искә төште. Малай чак кына булса да, Азнакай бистәсе кешеләренең иртә таңнан - сәгать дүрттән торып, икмәк сатыла торган киоскка чиратка басулары истә. Ипие дә, җитмәсә, бодай-арышныкы түгел (аларының соңгы вакытта бөтенләй күренгәне юк, дип сөйләнәләр иде өлкәннәр), ә кукурузныкы. Брежнев заманындагы дуңгыз башы, колагы, кибеп, кәкрәеп беткән минтай балыгыннан башка әйбер булмаган кибет прилавкалары, "Туристның иртәнге ашы", "Диңгез кәбестәсе" консервалары белән шыплап тутырылган киштәләр хәтердә яңара...


Ә бүген исә бөтенләй икенче күренеш. Һәр сату үзәге, азык-төлек пешерү комбинаты үзендә ипиен дә, бәлеш-өчпочмакларын, алардан тыш әллә ничә төрле камыр ашларын, ит ризыкларын да пешерә, тавыгын да кыздыра, пирожное, тортлар, яшелчә салатлары ясый. Сатуга чыгарылган продукцияләренең төре генә дә дистәдән артып китә.


Сөт продуктлары да күптөрле. Азнакай маен, сырын, сөтен республиканың күрше-тирә районнарында гына түгел, Башкортстанда, хәтта Урал ягы шәһәрләрендә дә яратып алалар.


Болардан тыш, кече һәм урта бизнес структуралары яшелчә үстерү, аларны консервалау, сантехника җиһазлары җитештерү, төрледән-төрле уенчыклар, милли курчаклар ясау, итек басу, эчәр өчен шешәләргә экологик чиста су тутыру һәм аларны үзебездә, республика шәһәрләрендә сату белән дә шөгыльләнәләр.


Микропредприятиеләрне дә кертеп, районда бүген 456 кече предприятие һәм 1365 шәхси эшмәкәр эшли. Болардан тыш, 145 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Гомумән алганда, бизнес өлкәсендә генә дә халыкка бүген 7500 кеше хезмәт күрсәтә. Быелның 9 аенда кече эшмәкәрлектән бюджетка 169 миллион 317 мең сум салым һәм җыем кергән.

Товар җитештерүчеләр игътибарына!
Әгәр әлеге акция кысаларында үз эшчәнлегегезне "Маяк" газетасы битләрендә киңрәк яктыртуны телисез икән, аны түләүле нигездә башкарырга мөмкин. Моның өчен 9-39-80 телефоны буенча редакциянең реклама бүлегенә шалтырату җитә.


Наил АБДУЛЛИН,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакайныкын сатып ал” акциясе районда өченче ел рәттән эшләп килә