Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Юлдаш”ы Кырымда булып кайтты

«Созвездие-Йолдызлык»ның җәйге сменасы быел Кырымда узды. Әз генә вакыт эчендә биредә 5 концерт (Севастопольдә, Офицерлар йортында, Бахчисарайда, Ленин мәйданында, «Москва» крейсерында, «Артек»та...) күрсәтә алдык. Профессиональ югарылыкта үткән сәнгать бәйрәме кырымлылар күңелендә әле озак сакланыр. Кара дингез буендагы лагерьда безне бик җылы каршы алдылар. Чиста, затлы бүлмәләрдә ял итеп, тәмле рызыклар...

«Созвездие-Йолдызлык»ның җәйге сменасы быел Кырымда узды. Әз генә вакыт эчендә биредә 5 концерт (Севастопольдә, Офицерлар йортында, Бахчисарайда, Ленин мәйданында, «Москва» крейсерында, «Артек»та...) күрсәтә алдык. Профессиональ югарылыкта үткән сәнгать бәйрәме кырымлылар күңелендә әле озак сакланыр.


Кара дингез буендагы лагерьда безне бик җылы каршы алдылар. Чиста, затлы бүлмәләрдә ял итеп, тәмле рызыклар белән сыйланып, төрле тантаналарда катнашып, чыгышлар ясап, күренекле остазлар белән очрашып, вакытның үткәне сизелми дә калды. Кырым кояшының нурларыннан яктылык алып, Созвездие-Йолдызлык фестивалендә талант дөньясына чумып, тугандаш халыкларның гореф-гадәтләрен яңартып, күңелләргә никадәр яңа дәрт, рухи көч тупладык. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган яшьтәшләребез белән очраштык, аралаштык, дуслаштык.


Безгә, "Юлдаш" вокаль ансамбле егет-кызларына, шундый искиткеч сәяхәт оештырган Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтләрнең иң зурысы!


Җитәкчебез-олы йөрәкле, һәркайсыбыз күңеленә юл таба белгән, безнең хакта аналарча кайгырткан, безне зур сәхнәгә алып чыккан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фирдәвес Әхмәтгалиева һәрчак тугры юлдашыбыз. Аның иҗади уңышлары турында бик күп сөйләргә булыр иде.

Һәр елны дөньякүләм, илкүләм, республика бәйгеләрендә катнашып, аның укучылары югары уңышлар яулап килә. "Рухият" фонды оештырган бәйгеләрдә инде ничә еллар дәвамында гран-при яулап, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә узган гала концертларда чыгышлар ясыйбыз. Искиткеч талантлы, үз эшен тирәнтен белүче, шул ук вакытта таләпчән остаз да ул. Никадәр яшь азнакайлыга талант дөньясына юл ачты! Быел Фирдәвес Миргасим кызы "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә катнашып, төбәкара этапта җиңү яулады. Без аның белән чиксез горурланабыз.


Кырымда без эчкерсез, кунакчыл халык яшәвен тойдык. Алар белән аралашу онытылмас тәэсирләр калдырды. Ансамбльнең җитәкчесе Фирдәвес Әхмәтгалиевадан Бахчисарайда иҗат коллективлары җитәкчеләренә эш тәҗрибәсен уртаклашып остаз-класс үткәрүен сорадылар. Ул барсын да таң калдырды. Укытучыбызның хезмәтенә зур бәя бирелде.


Әнә шулай быелгы җәй безнең күңелләргә матур сәяхәте белән уелып калды. Соңгысы булмасын, алда тагын да шундый очрашулар көтәбез.


"Юлдаш" ансамбле егетләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Юлдаш”ы Кырымда булып кайтты