Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь йөзүчеләре – республика күләмендә икенче урында!

Инде хәбәр итүебезчә, 4-5 мартта Азнакайда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтте. Ярышка республиканың барлык районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 400дән артык укучы килде. Бүген, 5 мартта, "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында аны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикаксы Мәгариф һәм фән министрлыгының укудан...

Инде хәбәр итүебезчә, 4-5 мартта Азнакайда 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында йөзү буенча Бөтенроссия спартакиадасының төбәк этабы үтте. Ярышка республиканың барлык районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 400дән артык укучы килде. Бүген, 5 мартта, "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында аны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Татарстан Республикаксы Мәгариф һәм фән министрлыгының укудан тыш сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын тормышка ашыру секторы әйдәр советнигы Жанна Соркина ярышлар үткәрүне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен азнакайлыларга тирән рәхмәтен белдерде.

Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә:

50 метр дистанциядә ирекле стильдә кызлар арасында ярышта һәр өч урын да Яр Чаллының 51 нче мәктәбе укучылары кулында. Бу төр буенча малайлар арасында беренчелекне Лениногорск 5 нче мәктәбе укучысы Камил Шиһапов яулады, калган ике призлы урынга тагын чаллылар чыкты.

25 шәр метрга йөзүдә катнаш эстафетада Чаллы мәктәбе командасы җиңде. Икенче урында - Азнакай 5 нче мәктәбе командасы, өченче урында - Алабуганың 10 нчы мәктәбе.

25 шәр метрга йөзүдә кызлар эстафетасында чаллыларга тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Түбән Каманың 31 нче мәктәбе һәм Азнакайның 5 нче мәктәбе командалары бүлеште.

Шул ук төрдә малайлар арасында эстафетада беренче урында - Яр Чаллы, икенче урында - Азнакай, өченче урында - Бөгелмә (6 нчы мәктәп) командалары.

Гомумкоманда зачетында беренчелек чаллыларда. Азнакайлылар - икенче, алабугалылар - өченче урында.

Аларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

Җиңүчеләр республика данын Бөтенроссия финалында яклаячак.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь йөзүчеләре – республика күләмендә икенче урында!