Азнакайның яшь йолдызлары бәйгегә әзерләнә
Азнакайда "Йолдызлык-Созвездие" республика яшьләр телевизион фестиваленең муниципаль сайлап алу туры узды. Анда 5 яшьтән 16 яшькә кадәр эстрада жанрында яшь башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнаша. Жюри "Хореография", "Вокал-соло", "Конферанс", "Видеоклип" номинацияләре буенча балалар сәнгать мәктәпләренең, балалар иҗат үзәге һәм Мәдәният йорты иҗат коллективларының чыгышларын карады. 1, 2 мартта Лениногрск шәһрендә...
Азнакайда "Йолдызлык-Созвездие" республика яшьләр телевизион фестиваленең муниципаль сайлап алу туры узды. Анда 5 яшьтән 16 яшькә кадәр эстрада жанрында яшь башкаручылар һәм иҗат коллективлары катнаша. Жюри "Хореография", "Вокал-соло", "Конферанс", "Видеоклип" номинацияләре буенча балалар сәнгать мәктәпләренең, балалар иҗат үзәге һәм Мәдәният йорты иҗат коллективларының чыгышларын карады. 1, 2 мартта Лениногрск шәһрендә узачак зона турына "Мирас" һәм "Балачак" һәм "Лилия" ансамбьләре районыбыз данын яклаячак. Җиңүчеләр Казанда узачак суперфиналда катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев